Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2021, 15:01

ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк

Очрашуда катнашу өчен алдан язылырга кирәк.

Фото: Марат Мугинов 

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). 2-нче февральдә ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Казанда гражданнарны кабул итәчәк.

Халык белән очрашу 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында, Карл Маркс урамы, 61-нче йорт адресы буенча узачак. Спикерларга үз сорауларын бирергә теләүчеләр алдан ук түбәндәге телефон аша язылырга тиеш: +7(843)236-41-80. Аннары билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе бүлмәсенә яки ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар