Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2019, 10:55

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсен Владимир Жаворонков җитәкләде

Беренче тапкыр Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары статусына ия булачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Алсу Сафина). ТР Cәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсен Владимир Жаворонков җитәкләде. Эшлекле дүшәмбе вакытында яңа җитәкчене шәһәр Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы Сәламәтлек саклау идарәсенең яңа башлыгы Казанның 6-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең кече медбратыннан табиб, диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, ТР баш онкологына кадәр карьера юлын узганын билгеләде. Илсур Метшин шулай ук Владимир Жаворонковның «Россия лидерлары» конкурсында җиңү яулавын ассызыклады.

«Конкурсларда катнашу бик мөһим. Бездә бу конкурста Казаннан берничә җиңүче бар. Без Владимир Владимирович (Жаворонков - ред.иск.) белән Россия Президентының идарәче кадрлар резервында торабыз, укулар узабыз, фикер алышу мөмкинлегебез бар. ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән берлектә карар кабул ителде», - дип билгеләде И.Метшин.

Ул ассызыклаганча, беренче тапкыр Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары статусына ия булачак. «Моңа кадәр мондый хәлнең булганы юк иде. Бу яңа җитәкче алдында торган бурычлар турында сөйли», - диде Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында тармакка зур игътибар һәм акча җәлеп ителә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәр поликлиникаларына капиталь ремонт ясау буенча моңарчы күрелмәгән программа гамәлгә ашырылды. «Әмма бөтенесенә дә эчлек кирәк - бу эшнең иң катлаулы һәм җаваплы этабы, ул әлегә халык арасында гадел шелтәләр тудыра. Шуңа күрә алда зур эшләр тора. Ышанам ки, Владимир Владимировичның хезмәт юлы, эш тәҗрибәсе иң яхшы юллардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Илсур Метшин. – Шәһәр халкы заманның барлык таләпләренә дә җавап бирә торган иң яхшы сәламәтлек саклау шартларына лаек».

Белешмә

Жаворонков Владимир Владимир улы 1985 елның 9-нчы маенда Казанда туа. 2008 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый.

2005-2006 еллар - кече медицина хезмәткәре, 6-нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе, Казан шәһәре

2010-2011 еллар - табиб-хирург, башка оешмада эшләүне берләштерә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры, Казан шәһәре.

2011-2015 еллар - эндоскопия бүлегенең табиб-эндоскописты, диагностика, дәвалау һәм реабилитацион чараларның яңа ысулларын эшләү һәм кертү бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры, Казан шәһәре

2015-2016 еллар - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рентгенохирургия методлары бүлеге мөдире, табиб-рентгенолог, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры, Казан шәһәре.

2016-2019 еллар - оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры, Казан шәһәре.

7-нче ноябрь, 2019 ел - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.11.2019
Видеорепортаж
11.11.2019 11:31
Барлык яңалыклар