Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2021, 10:30

Чашадагы автокинотеатрда тавыш бирүчеләр өчен Девятаев фильмын күрсәтәчәкләр

17-нче сентябрьдә сеансларга керү Мин тавыш бирдем! беләзеге буенча мөмкин булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 17-нче сентябрьдә казанлылар Девятаев фильмын бушлай карый алачак. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлауларда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм Казан шәһәре Думасына өстәмә сайлауларда тавыш бирүчеләр өчен Казан гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда берьюлы ике сеанс оештырыла.

Хәрби-тарихи биографик драма совет очучысы Михаил Девятаевның батырлыгы турында сөйли. 1945 елның 8-нче февралендә ул концлагерьдан немец очкыч-бомбардировщигында кача. Кинокартинаның режиссерлары Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимов. Быел Казанның Вахитов районында Михаил Девятаев хөрмәтенә ылыслы аллея утыртылды.

Сеанслар 19:00 һәм 21:00 сәгатьләргә планлаштырылган. Фильмнарны Мин тавыш бирдем! беләзеге ияләре карый алачак.

17-нче сентябрь көнне 0:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр башка машина йөртүчеләр өчен Чаша янындагы парковка ябык булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда сайлауларга бай күңел ачу программасы әзерләнгән. 19-нчы сентябрьдә тавыш бирүчеләр Ак Барс Арена стадионы янында Олег Газманов, Uma2rman төркемнәре, Филатов һәм Karas, рэпер Мот һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышларын карый алачак. Чараларның тагын да тулырак программасын биредә табарга була.

Моннан тыш, Мин тавыш бирдем! беләзекләре буенча 17-19-нчы сентябрьдә җәмәгать транспортында йөрү, шул исәптән метрополитенда, бушлай булачак.

 

Барлык яңалыклар