Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 25-нче гыйнвар көнне Казанның Киров районының кайбер йортларында вакытлыча су сүндерелә. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
25-нче гыйнвар 9.00 сәгатьтән 26-нчы гыйнвар 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Баженов урамы, 28, 30, Дежнев урамы, 2 корп.1 һәм 2; 4 корп.1, 2, 2а, 4, Аркылы Базар урамы, 57, 57/1, 57/2, 59, 61, 62, 62а, 68, 70, 72, 72а, 74. Шулай ук Бабушкин, Передовая, Чигорин урамнары буенча шәхси йортларда, Аркылы Базар урамы буйлап 45-нче номерлы йорттан алып 61-нче номерлы йортка кадәр так номерлы, 52-нче номерлы йорттан алып 66-нчы номерлы йортка кадәр җөп номерлы йортларда, номерлар һәм Поперечно-Базарная Ягодинская урамындагы 23, 27, 35, 37-нче номерлы йортларда су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.