Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2020, 18:00

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда гаилә парларын хөрмәтләделәр

12 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда күп еллар татулыкта һәм аңлашып яшәгән, балалар һәм оныклар тәрбияләгән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Гаилә ныклыгы үрнәге булып кына калмыйча, шәһәр һәм республика үсешенә өлеш керткән 12 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшырдылар.

Бүген беренчеләрдән булып котлауларны Куклиннар гаиләсе кабул итте - Олег Андреевич һәм Татьяна Вячеславовнага медальне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров тапшырды.

Азат Газиз улы һәм Юлия Иван кызы Баһаветдиновлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Казан ГХАТ идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина һәм «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов кулыннан алдылар. Быел ирле-хатынлы Баһаветдиновлар уртак тормышның 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Азат Газиз улы - укытучылар династиясе вәкиле. Аның әтисе һәм әнисе укытучылар нәселеннән булган, ә гомуми гаилә педагогик стажлары 700 елга якын исәпләнә. Азат Газиз улына Бөек Ватан сугышы башланганда нибары 12 яшь була. Сугыш елларында ул авиация заводында эшли, ә соңыннан Казан педагогия институтының физика-математика факультетын, шулай ук Казан авиация институтының радиофизика факультетын тәмамлый, физика укыта.

Аның хатыны Юлия Ивановнага сугыш башланганда 9 яшь була. Ул колхозда эшли. Соңрак, институтны тәмамлагач, рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Юлия Ивановнага «РСФСР Халык мәгърифәте отличнигы», «СССРның Халык мәгърифәте отличнигы» исемнәре бирелә.

ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы буенча бүлеге башлыгы Илмира Сальянова һәм Совет районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Хәмзина 71 ел бергә яшәгән Николай Александрович һәм Галина Михайловна Петровларны бәйрәм белән котладылар.

Николай Александрович Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Сугыш елларында Балтыйк флотында, ә аннары илдән читтә кайнар нокталарда хезмәт иткән. Хәрби хезмәттә югары казанышлары һәм ил үсешенә зур өлеш керткәне өчен 20 дәүләт бүләге белән бүләкләнгән. Аның хатыны Галина Михайловна Мәскәүдә туган, шулай ук сугыш елларын кичергән. Ул, матур тавышка ия булып, яралы сугышчылар өчен госпитальләрдә еш җырлаган. Николай Александрович белән Галина Михайловна ике матур кызының, өч оныгының казанышлары белән горурланалар.

Алексей Владимирович һәм Зинаида Ивановна Шевелевлар гаилә корып, шулай ук 71 ел яшәгәннәр. Алексей Владимирович - Ленинград блокадасында яшәгән, тыл хезмәтчәне. 1942 елның июлендә ул әнисе белән Казанга килә, 22-нче номерлы авиация заводына (Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенә) эшкә керә, анда ул 1952 елга кадәр эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә. Алексей Владимирович «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» тамгасына ия. Аның хатыны, Зинаида Ивановна, шулай ук тыл хезмәтчәне булып тора, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Шевелевлар парына Римма Миңнуллина һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Агафетова тапшырды.

Бүген бүләкләнгән парлар арасында - Николай Григорьевич һәм Надежда Степановна Аксеновлар, аларга медальне Римма Миңнуллина һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев тапшырды. Аксеновлар җәмәгате белән 48 ел бергә яшиләр. Гаилә башлыгы Николай Григорьевич Бөек Ватан сугышында катнашкан, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

42 ел дәвамында Александр Александрович һәм Елена Сергеевна Бусыгиннар тату гомер кичергәннәр, бүген аларга бүләкне Римма Миңнуллина тапшырды. Ир белән хатын бер-берсенә карата чын мәхәббәт һәм тугрылык саклап калганнар. Алар күп еллар чиркәү файдасына эшлиләр, ике кыз һәм малай тәрбияләп үстерәләр һәм өч оныгы белән хикмәтләре белән уртаклашалар.

Гаиләне Идел буе районы буенча ГХАТ идарәсе бүлеге җитәкчесе Илмира Сәльянова бәйрәм белән котлады. Анатолий Иванович белән Маргарита Якубовна ярты гасырдан артык бергә яшиләр. Гатлә башлыгы, Анатолий Иванович, - Татарстан Республикасы халык инструментлары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Петровск фән һәм сәнгать академиясе академигы, профессор.

Маргарита Якубовна 1991 елдан бирле М.А.Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә (МАкИ) эшли, Казанның 93-нче номерлы урта мәктәбе базасында мәктәпнең беренче филиалын җитәкли, Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе базасында балалар сәнгать мәктәбенең хәрби-музыка классларына нигез салучыларның берсе була, бу иҗади мәйданчыкны инде 10 елдан артык җитәкли. Аның җитәкчелегендә төрле иҗади кадет коллективлары булдырылган.

Шулай ук Римма Миңнуллина һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов 40 ел бергә яшәгән Илһам Исхак улы һәм Гүзәл Рөстәм кызы Мостафиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар. Илһам Исхак улы - М.Җәлил исемендәге ТР премиясе лауреаты, бөтенсоюз конкурсы лауреаты. 1977 елдан 1993 елга кадәр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә оригиналь жанр артисты, администратор, «Болгарлар» төркеме сәнгать җитәкчесе һәм директоры сыйфатында эшләгән, ә хәзер Төньяк бистәсендәге мәдәният йортын җитәкли. Аның хатыны - Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 30 ел дәвамында төп артист - чаралар һәм концертлар алып баручысы булды.

Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук Сафиуллиннар гаиләсе дә бар, аларга медальне ГХАТ идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина тапшырды. Рәшид Вазих улы белән Нурания Хуҗиәхмәт кызы бергә 51 ел яшиләр, ике малай үстерәләр, ә хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Бу бәйрәм көнендә 44 ел бергә яшәгән Анатолий Николаевич һәм Жанна Леонтьевна Яшиннар да котлау кабул итте. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален аларга Казанның ГХАТ идарәсе башлыгы тапшырды. Анатолий Николаевич һәм Жанна Леонтьевна Яшиннар 1972 елдан «Атлетика» олимпия резервы мәктәбендә тренерлар булып эшлиләр, нәкъ менә монда алар бер-берсен тапканнар да. Гомерен яраткан эшеңә - спортка багышлап, ир белән хатын төрле дәрәҗәдәге чемпионнар тәрбияләгән югары квалификацияле категория тренерлары булдылар.

Александр Николаевич һәм Лилия Джановна Косовлар өчен бүген икеләтә бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненнән тыш, алар Лилия ханымның туган көнен бәйрәм итәләр. Косовлар гаиләсен Римма Миңнуллина һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев котлады. Косовлар пары инде 20 елдан артык бергә яшиләр, ир белән хатын ике бала - кыз һәм ул тәрбияләп үстергән.

Заһидуллиннар гаиләсе котлауларны Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм ГХАТ идарәсенең Идел буе районы бүлеге башлыгы Илмира Сәльянова исеменнән кабул итте. Фәрит Шәрап улы белән Сәвия Хафиз кызы 42 ел бергә яшиләр, мәхәббәт һәм үзара ихтирамга нигезләнгән мөнәсәбәтләр төзи алганнар һәм үз балалары өчен үрнәк булып торалар. Савия Хафиз кызы 24 ел Совет районының «159-нчы номерлы лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры булып эшли.

Барлык яңалыклар