Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2020, 16:28

Дәрвишләр бистәсендә вәхшиләр тарафыннан зыян күргән Яңа ел чыршысы торгызылган

Кичә бер төркем яшьләр чыршы ботакларын сындырган, уенчыкларны ваткан һәм яктырткычларга зыян китергән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Казанда Дәрвишләр бистәсендә Яңа ел чыршысы торгызылган, аңа кичә вәхшиләр зыян салган. Яшь кешеләр төркеме төнлә ботакларны йолкып алган, уенчыкларны ваткан һәм яктырткычларга зыян китергән, нәтиҗәдә конструкциянең 8 ярусы зыян күргән.

Яңа ел чыршысы конструкциясенең үзенчәлеге шунда, ул яктылык диодлы, һәм аның зарарлануы бөтен системаның сүнүенә китерә. Хәзерге вакытта белгечләр чыршыны торгызды инде, дип хәбәр иттеләр Совет районы администрациясе матбугат хезмәтендә.

Чыршыга зыян китергән вәхшиләрне полиция хезмәткәрләре урында тоткарлаган. Хәзерге вакытта белгечләр китерелгән зыянны бәяли.

Казанлылардан чыршы шәһәрчекләре территориясендәге объектларга карата җаваплырак һәм сакчыл мөнәсәбәттә булуларын сорыйлар.

Барлык яңалыклар