Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2020, 16:23

Казанның балалар хастаханәләрендә яңа китап киштәләре, китаплар һәм вакытлы басмалар барлыкка киләчәк

Бүген үк инде 7-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсенә 300-гә якын китап һәм 50-дән артык журнал тапшырылды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Якын арада Казанның балалар хастаханәләрендә яңа китап киштәләре, меңнән артык балалар китабы һәм 400 вакытлы басма барлыкка киләчәк. Боларның барысы да «Игелекле китапханә» проекты кысаларында биреләчәк.

Бүген үк инде 300-гә якын китап һәм 50-дән артык журнал 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. Моннан тыш, биредә уен бүлмәсендә махсус китап киштәсе урнаштырылган. Китапларны һәм басмаларны шулай ук 1-нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе, Ратнер исемендәге 8-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе һәм 18-нче номерлы шәһәр үзәк клиник хастаханәсенең балалар стационары алачак.

«Игелекле китапханә» проекты кысаларында китаплар җыю ике атна дәвам итте. Шул вакыт эчендә Казанның мөһим социаль объектларында урнашкан китап киштәләрендә ике меңнән артык китап җыелган. Хәзер проектны оештыручылар әдәбиятны аерачак һәм аны Казанның балалар хастаханәләренә таратачак. Сайлап алу узмаган китапларны үз китапханә фондын тулыландырырга әзер булган авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортларына һәм башка учреждениеләргә җибәрәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле китапханә» проекты 2017 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ике меңнән артык китап җыелган, шуларның 650-се Республика балалар клиник хастаханәсе бүлекләрендәге китап киштәләрен тулыландырган. 2020 елда «Игелекле китапханә» проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен физик затлар өчен грантлар республика конкурсы кысаларында ярдәм алды. Проект «Синең файдага» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар