Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
21-нче сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 22 сентябрь 6.00 сәгатькә кадәр су Возрождение бистәсенең Бәхетле урамындагы йортларда булмаячак. Шулай ук суны Царицыно бистәсе Тормыш урамындагы йортларда да өзәчәкләр. Шушы ук вакытта Царицынский бугор бистәсенең Алмагач, Алматау, Баллы, Гидромонтажчылар, Звездная, Ичеговая, Кристальная, Наратбаш, Сандугач, Сафлык, Тагай, Ташлыяр, Энҗе, Январская урамнары буйлап та су булмый.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.