Хәзер транспортны линиягә чыгару һәм рәсмиләштерү процедурасы бара.
Фото: Транспорт комитеты
Яңа автобуслар 17-нче октябрьдә «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесенә килде. Хәзер аларны маршрутларга чыгуга әзерләү бара. Предприятиенең техник хезмәте кирәкле барлык чараларны уздыра, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе 23 яңа автобус алды. Шулай итеп, Казанның автотранспорт паркы газ-мотор ягулыгындагы 53 яңа автобус белән тулыланды. Автобуслар белән тәэмин итү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.