Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2021, 09:53

Казанда аукционнарда 149 сезонлы сәүдә урыны сатылган

Быел җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен кафе һәм рестораннарның җәйге верандаларын түләүсез оештыруга ташламалар озайтылды.

Бу җәйге сезонда Казанда 149 стационар булмаган сәүдә объекты эшләячәк. Уздырылган аукционнар нәтиҗәләре буенча аларны урнаштыру өчен 6 млн сумлык 77 килешү төзелгән. Тагын 72 килешү җәйге верандларны кафе һәм рестораннарны түләүсез урнаштыру өчен төзелгән. Исегезгә төшерәбез, бу ташлама узган ел муниципалитет тарафыннан гомумтуклану предприятиеләренә ярдәм итү максатыннан, коронавирус пандемиясе китереп чыгарган кризис шартларында кертелде. Аукционнарга барлыгы 120 лот куелган иде.

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр сату буенча сәүдә объектлары иң ихтыяҗлы булган – 33 килешү төзелгән, шулай ук туңдырма, тәм-том һәм салкынча эчемлекләр сату объектлары белән 27 килешү төзелгән.

Агымдагы елда сезонлы сәүдәнең әлеге категорияләрен урнаштыру хокукы 3 елга гамәлгә ашырылды.

Хәзер контроль-кабул итү комиссиясе Кулланучылар базары комитеты, район администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты составындагы объектларны кабул итә. Объектның эшкә әзерлеген бәяләгәндә, фактта биләгән мәйданга һәм аның тышкы кыяфәтенә, шул исәптән тел турындагы законның үтәлешенә, тиешле табличкалар, күрсәткечләр, меню, бәяләр булуга аерым игътибар бирелә.

Эшмәкәрләрнең сезонлы шартнамәләр буенча эш сроклары ноябрьдә тәмамлана. Шуннан соң барлык объектлар мөстәкыйль рәвештә милекчеләр тарафыннан демонтацияләнгән булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Казанда сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы 326 урынны алып тора. Ул эшмәкәрләрнең теләкләрен исәпкә алып формалаштырылган.

Шул ук вакытта Кулланучылар базары комитеты законсыз урнаштырылган сәүдә объектларын да актив ачыклый, алар аукционнан урыннар сатып алган эшмәкәрләргә сәламәт булмаган көндәшлек тудыра һәм законда билгеләнгән сәүдә кагыйдәләрен боза. Әйтик, 2021 ел башыннан 115 сәүдә объекты сүтелгән, шуларның 49 объекты саклану базасына күчерелгән.

Барлык яңалыклар