Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2020, 17:50

Казаннвың Завойский урамында шәһәрдә иң озын мурал барлыкка килде

Паркинг фасадындагы космос турындагы хыялларга багышланган 183-метрлы рәсемне шәһәрнең баш архитекторы бәяләде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Алена Мирошниченко). Казанда Завойский урамында шәһәрдә иң озын мурал барлыкка килде. 183 метрлы «Мин сулый алам» рәсеме космос турындагы хыялларга багышланган. Бүген танылган рәссам Рөстәм Кубикның бу эшен Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллинага күрсәттеләр.

Граффити «Малиновка» торак комплексында Завойский урамындагы 21-нче номерлы торак йорт каршында төзелә торган паркинг фасадында урнашкан. Рәсемнең мәйданы мең квадрат метрдан артык, ә биеклеге 1,5-тән 16 метрга кадәр җитә.

Якындагы йортларда яшәүчеләргә, космос, мәхәббәт һәм фәлсәфә темаларына әзерләнгән эскизларның берсе өчен тавыш бирергә тәкъдим иттеләр. Тавыш бирүдә ул вакытта 1200-дән артык кеше катнашты, аларның күпчелек өлеше космос турындагы хыялларга багышланган рәсемне сайлады. «Мин халыкның бу теманы сайлавына бик шат, чөнки минем өчен ул кызыклырак. Биредә космос турында китап укый һәм киләчәк турында хыяллана торган мәктәп укучысы сурәтләнгән, аның үскәч ничек астронавт булачагы тасвирланган», - дип сөйләде проект авторы, танылган урам рәссамы Рөстәм Кубик (QBic).

Казанда бу мастерның беренче тулы күләмле проекты. Моңа кадәр Рөстәм Кубикның эшләрен, нигездә, Россиядән читтә күрергә була иде: Норвегия, Кытай, АКШ, Төркия, Польша, Кипр, Яңа Зеландия, Мексика һәм башка илләр. Бу муралны рәссам ярдәмчесе белән бергә өч атна дәвамында язган. Рәсем ясау өчен барлыгы 250 литр буяу киткән.

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина эшне югары бәяләде. «Шәһәр мондый проектларга һичшиксез уңай карый. Без бу юнәлешне ничек итеп стимуллаштырырга, рәссамнар һәм мастерларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында уйлаячакбыз, - диде ул. - Әгәр шәһәрдә соры фасадлар урынына мондый рәсемнәр күбрәк булса, бөтенләй башка атмосфера булачак». И.Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, бу уңай тәҗрибәне шәһәрнең башка районнарында да трансляцияләргә кирәк.

Арт-объектны карауда шулай ук Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев, ТР Дәүләт Советы депутаты, проектның инициаторы һәм оештыручысы буларак чыгыш ясаган «СМУ-88» төзелеш компаниясенең директоры Илья Вольфсон катнашты.

Фоторепортаж
Казанда Завойский урамында шәһәрдәге иң биек мурал барлыкка килде
Видеорепортаж
29.07.2020 16:16
Барлык яңалыклар