Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2021, 12:12

Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Быел 9 номинациядә чыгыш ясаган 100 катнашучы жюрига үз осталыкларын күрсәтте.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Казанда туризм, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча «Кунакчыллык йолдызлары» шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы бүген онлайн режимында узды.

«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы Казанда ел саен уза. Аның төп максаты – кунакчыллык объектларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру, шулай ук туризм индустриясендә эшче һөнәрләрне популярлаштыру.

Быел конкурста 100 кеше 9 номинациядә катнашты: «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы ресторан менеджеры», «Иң яхшы портье», «Иң яхшы җыештыручы», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы кондитер» һәм «Иң яхшы трэвел-блогер». Иң күп катнашучылар «Иң яхшы бармен" номинациясендә көч сынашты, 23 белгеч үз осталыкларын күрсәтте.

Конкурсның ярышлар өлеше май аенда узды – быел катнашучылар һәм экспертларның санитар-эпидемиологик иминлеге өчен конкурсны 4 көнгә бүләргә һәм аны дүрт мәйданчыкта уздырырга дигән карар кабул ителде.

Сынау нәтиҗәләре буенча «Олимп» отеленнән Ирина Галимова иң яхшы кунакханәче дип билгеләнде, «Иң яхшы официант» номинациясендә «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексыннан Ирина Сөләйманова җиңү яулады. Иң яхшы пешекче – «Дали» рестораны хезмәткәре Антон Саммасов, иң яхшы кондитер дип «Дали» рестораныннан Юрий Кариллов танылды. «Ресторанның иң яхшы менеджеры» номинациясендә «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексыннан Павел Карташов җиңде, иң яхшы блогер – Игорь Боталов, туризм буенча иң яхшы менеджер – «Персона Грата» компаниясе хезмәткәре Дарья Антонова. «Иң яхшы бармен» номинациясендә «Коммуналки» бармены Дмитрий Медведков җиңде, портьелар арасында «Гранд Отель»дән Валерия Мясникова иң яхшысы дип танылды, дип хәбәр иттеләр Туризмны үстерү комитетында.

Барлык яңалыклар