Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2020, 17:52

Казанда «Игелекле дулкын» фестиваленең төбәк сайлап алу туры җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйрәм концертында 12 конкурсант катнашты.

Фото: Игорь Крутой Академиясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Казанда «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр мәдәни-хәйрия фестивале узды, анда беренче төбәк сайлап алу туры җиңүчеләре катнашты. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Татарстанның барлык төбәкләреннән яшь артистлар җыелган иде.

«Игелекле дулкын» фестивале дустанә элемтәләрне ныгытуга һәм сәләтле балаларны, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны иҗади үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Беренче сайлап алу турына барлыгы 275 гариза килгән, шуларның 131-е жюри хөкеменә тәкъдим ителгән. Яшь артистлар үз яшь категорияләрендә фестивальнең дүрт юнәлеше буенча катнашты: «музыка», «инструментта уйнау», «хореография» һәм «сәхнә сәнгате».

Бәйрәм концертында үз юнәлешләре буенча иң күп балл җыйган 12 конкурсант катнашты. «Игелекле дулкын» фестиваленең беренче региональ сайлап алу туры җиңүчеләренә дипломнарны Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Игорь Крутой (Идел буе) академиясе директоры Елена Городецкая, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Мария Семенова тапшырды.

Казанда төбәк сайлап алу турының концерты тамашачыларсыз гына, әмма балалар өчен оригиналь һәм кызыклы форматта үткәрелде. Ул онлайн-режимда трансляцияләнде, һәм аны теләсә кайсы Россия шәһәрендә дә, чит илләрдә дә карарга мөмкин иде. «Балалар буш зал алдында чыгыш ясамадылар – алар телевизион төшерүдә катнаштылар, бу алар өчен яңа кызыклы тәҗрибә, – дип сөйләде Идел буенда Игорь Крутой Академиясе директоры Елена Городецкая. – Алар бик күп тәэсирләр алдылар, һәм без алар өчен күп сюрпризлар әзерләдек».

Дүртенче тапкыр фестивальнең жюри әгъзасы сыйфатында Татарстанның атказанган артисткасы, Игорь Крутой Академиясе педагогы Мария Семенова катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, трансляциядән тыш, балалар шулай ук онлайн-форматта үткәрелгән мастер-классларда да катнашкан. «Бу фестиваль елдан-ел көчәя бара, һәм бу балаларны күрү һәм алар белән аралашу мөмкинлеге булу, аларга мастер-классларда һәм дәресләрдә үз белемнәремне бирә алуым белән чиксез бәхетле», – диде Мария Семенова.

6-8 яшьлек катнашучылар арасында «инструментта уйнау» юнәлеше буенча региональ сайлап алу турында 1 нче урынны София Сякаева алды, 2 нче урынны – София Сәлахова. 9-12 яшьлекләр категориясендә Дарья Каляканова җиңде. Икенче урында – ансамбль белән бергә чыгыш ясаган Тамирлан Гыйләҗетдинов. Өченче урынны Гордей Крамаренко һәм Тамирлан Гыйлаҗетдинов бүлеште. 13-16 яшьлек катнашучылар арасында Дмитрий Черниченко җиңде. Икенче Елена Сероштанова булды. Өченче урынны Олеся Машейко һәм «Тумлам» фольклор ансамбле бүлеште.

«Хореография» юнәлешендә 6-8 яшьлек катнашучылар арасында иң көчлесе Забава Рәхмәтуллина булды. «Кояш нурлары» инклюзив коллективы шулай ук призер булды. 9-12 яшьлекләр категориясендә беренче урынны «Варенька» Кояш квартеты, икенче урынны Софья Столярова алды. 13-16 яшьлекләр категориясендә Анастасия Осипова җиңде. Икенче һәм өченче урыннарны «Солнце на ладони» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы һәм Елизавета Владимирова алды.

6-8 яшьлек катнашучылар арасында «сәхнә сәнгате» юнәлешендә Әдилә Габделгаләмова булды. София Сякаева призер булды. 9-12 яшьлекләр категориясендә Елизавета Петрухнова җиңү яулады. Икенче урын Иван Пугачевныкы, өченчедә – Радэль Хисамов. 13-16 яшьлек катнашучылар арасында Алинә Хәмитова иң яхшысы булды. Призерлар рәтендә Тимур Фазлыев һәм Кадрия Әхмәдуллина.

«Шәхсән үз исемемнән, Лиза гаиләсеннән һәм кызның үзеннән «Игелекле Дулкын» фестиваленә беркемне дә битараф калдырмаганы һәм югары дәрәҗәдә оештырылганы өчен рәхмәт белдерәм! Оештыручылар барлык туган сорауларга теләсә кайсы вакытта җавап бирде, һәрвакыт элемтәдә булды һәм бәйрәм концертында катнашу юлында туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте. «Игелекле дулкын» фестиваленең барлык дус командасына балаларга могҗизага ышанырга һәм әкиятне тормышка ашырырга булышканнары өчен рәхмәт! Барлык балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үз-үзләренә ышану мөһим һәм хыял һәм камиллек юлында аска тәгәрәмәү бик мөһим», – дип билгеләп үтте 11 яшьлек Елизавета Петрухнованың укытучысы Мария Аверина.

«Музыка» юнәлешендә 6-8 яшьлекләр категориясендә Элина Нигъмәтуллина җиңде. Икенче урында – Сәид Галиуллин, өченче урында – Тансылу Закирҗанова. 9-12 яшьлек катнашучылар арасында Кристина Хәлиуллина иң көчлесе булды. Икенче урынны Денис Макаров һәм Булат Идиятуллин, өченче урынны Ольга Косарева, Анисия Исаевич, Далер Курбоншоев, Вероника Оратынская бүлеште. 13-16 яшьлекләр арасында беренче урынны Владислав Козловский алды. Апалы-сеңелле Оратынскийлар: Ангелина, Вероника, Елизавета икенче урыга чыктылар. Өченче урынны Маргарита Дашиева, Тимур Фазлыев һәм Зилә Хәмитова бүлеште.

«Мин «Игелекле дулкынга» эләгүем белән бик бәхетле. Оештыручыларга һәм Игорь Крутойга шундый текә фестиваль өчен рәхмәт, – дип билгеләп үтте 12 яшьлек Кристина Хәлиуллина. «Игелекле дулкын» – балаларны берләштерүче һәм аларга үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирүче иң яхшы фестиваль. Тагын шунысы шәп, бу фестивальдә мин яңа дуслар таптым!»

Фестивальнең беренче төбәк сайлап алу туры Казанда башланды. Турлар Россиянең җиде шәһәрендә узачак: Ростов-на-Дону, Новосибирск, Ярославль, Симферополь, Курск, Кемерово һәм Мәскәүдә. Ә финал гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү Казанда бер елдан – 2021 елның ноябрендә узачак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

«Игелекле дулкын» инде дүртенче ел рәттән бөтен Россиядән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларны җыя. Фестивальне 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырдылар. Ул Президент грантлары фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» хәйриячелек үсешенә ярдәм итү фонды ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар – Игорь Крутой Академиясе һәм Казан мэриясе.

Барлык яңалыклар