Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2021, 11:00

Казанда Сибгат Хәким урамындагы территорияне үстерүнең иң яхшы концепциясенә халыкара конкурс игълан ителде

Гаризалар кабул итү һәм катнашучыларны теркәү 1-нче июньгә кадәр, конкурс проектларын кабул итү 24-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Бүген Казанда С.Хәким урамы, «Ривьера» кунакханә комплексы территориясе, Казансу елгасы акваториясе һәм булачак парк тарафыннан чикләнгән 8,9 гектар территорияне үстерүнең иң яхшы архитектура концепциясенә ачык халыкара конкурс игълан ителде, аны проектлау француз ландшафт архитекторы Мишель Пен җитәкчелегендә алып барыла. «Ривьера» отеле һәм аквапарк урнашкан участок бу территориягә кермәгән.

Конкурсның приз фондының гомуми күләме 8,1 млн сум тәшкил итә. Конкурсның заказчысы – әлеге территориягә керә торган җир кишәрлекләренең хуҗасының берсе, «ТАТКРАВТИНВЕСТ» ҖЧҖ. Конкурс Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән уздырыла.

Конкурста катнашуга Россия һәм чит ил архитекторлары, шәһәр төзүчеләре, профессиональ архитектура бюролары һәм остаханә яки консорциумнар чакырыла.

Катнашучылар алдына, Мишель Пенның «Горизонтлар паркы» концепциясе һәм Orchestra бюросы тарафыннан эшләнгән яр буе концепциясе белән бәйле рәвештә, әлеге кишәрлекне һәм җәяүлеләр яр буен баланслы үстерү концепциясен әзерләү бурычы куелган. Монда региональ әһәмияттәге объект – концерт залы, шулай ук ике кунакханә, офис, ритейл, кунакханә сервисы резиденцияләре һәм апартаментларын үз эченә алган күпфункцияле комплекс барлыкка килер дип көтелә. Торак төзелеше конкурс шартларында каралмаган.

Конкурс турындагы нигезләмә буенча, күпфункцияле комплекс гамәлдәге шәһәр мохитенә интеграцияләнергә тиеш. Конкурста катнашучыларга Казансу акваториясе панорамасына гармонияле кертелгән архитектура ансамбле төзергә тәкъдим ителә. Төзелеш төбәкнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырырга һәм Казан Кремле ансамблен визуаль кабул итүгә комачауламаска тиеш. Конкурс документлары нигезендә, төзекләндерү проектында иҗтимагый киңлекләрне яшелләндерү һәм үстерү схемасы булачак.

Катнашучылар функциональ зоналарны, инфраструктураны һәм капиталь төзелеш объектларын билгеләү концепциясен һәм гомуми шәһәр төзелеше, планлаштыру, транспорт, күләм-киңлек, архитектура һәм ландшафт чишелешләрен тәкъдим итәргә тиеш.

Гаризалар кабул итү һәм катнашучыларны теркәү 1-нче июньгә кадәр, конкурс проектларын кабул итү 24-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Алга таба эшче эксперт төркеме конкурс шартларына туры килә торган эшләргә техник экспертиза уздырачак, шуннан соң проектларны бәяләүгә жюри керешәчәк.

Аның составына хакимият органнары, үсеш институтлары вәкилләре, архитектура, шәһәр төзелеше, территорияләрне комплекслы үстерү, шулай ук икътисад һәм пространстволы планлаштыру өлкәсендәге экспертлар керәчәк. Мәскәү архитектура советы әгъзасы, Мәскәү архитекторлары берлеге идарәсе әгъзасы, Халыкара архитектура академиясе (IAA) академигы Сергей Скуратов, ландшафт архитекторы, Француз ландшафт архитекторлары Федерациясенең экс-президенты Мишель Пена, Россия Архитекторлар берлеге президенты, Мәскәү архитектура советы әгъзасы, Россия Сәнгать академиясе академигы Николай Шумаков, «Мәскәү шәһәренең Шәһәр төзелешен планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДАУ директоры Динә Саттарова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Казан шәһәре Думасы эксперты Татьяна Прокофьева үзләренең жюри буларак катнашуларын алдан ук расладылар.

Барлык конкурс эшләре аноним рәвештә каралачак. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны рәсми игълан итү якынча 30-нчы июньдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта территория өлешчә комлы бушлыктан, өлешчә капиталь төзелеш объекты белән асфальтланган парковкадан гыйбарәт. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.21 елгы 151-нче номерлы карары нигезендә 3,1 га мәйданда төбәк әһәмиятендәге объект-күп функцияле комплекс урнаштыру өчен ясалма җир участогының планлаштырыла торган чикләрендә территорияне планлау проекты расланды.

Белешмә

Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәр территориядә гомуми мәйданы 40 гектар чамасы булган «Горизонтлар паркы» барлыкка китерү планлаштырылган. Хәзер проект өстендә эш күренекле ландшафт архитекторы Мишель Пен җитәкчелегендә алып барыла.

 

Барлык яңалыклар