Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2020, 09:34

Казанда Миля Нуруллинаның «Татарстанда импрессионизм традицияләре» күргәзмәсе ачылды

Экспозициядә импрессионизм стилендә 40-тан артык әсәр тәкъдим ителгән.


(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Татарстан Милли музеенда ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Миля Нуруллинаның «Татарстанда импрессионизм традицияләре» күргәзмәсе ачылды. ТР Милли музее проекты кысаларында оештырылган экспозициядә импрессионизм стилендә 40-тан артык әсәр тәкъдим ителгән.

Миля Нуруллина 30-дан артык шәхси күргәзмә үткәрде, аның картиналары шәхси коллекцияләрдә һәм галереяларда саклана. Ә 2013 елдан ул шәһәр халкы һәм кунаклары өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрә. «Син – рәссам... Монда һәм хәзер» девизы астында оештырылган әлеге проект кысаларында инде меңләгән кеше үзенең яңа талантларын ачарга өлгерде.

Экспонатларның күпчелек өлеше - Миля Нуруллинаның авторлык полотносы. Күргәзмәгә килүчеләр Клод Моне, Винсент Ван Гог, Анри Матисс, Поль Гоген кебек 1874 елда рәсем сәнгате юнәлешен ачкан танылган рәссамнар, импрессионизм классиклары эшләре мотивлары буенча башкарылган картиналарны да күрәчәк. Картиналар мастер-класслар процессында укучылар катнашында барлыкка килгән. Картиналарның тагын бер өлеше замандашлары - танылган Татарстан импрессионистлары Александр Шадрин, Рәшит Госманов, Николай Индюхов һәм башка сюжетлар буенча башкарылган.

«Татарстанда импрессионизм традициясе» күргәзмәсендә классикларның да, импрессионизм замандашларының да картиналарында төп урынны төс, кояш яктысы, шатлык, бер-берсен тиз алмаштыручы мизгелләрдән якты тәэсирләр алып торуын күрергә була. Яңа күргәзмә импрессионизм стиленең дәвамчанлыгын ачык күрсәтә, ул инде менә 150 ел дәвамында үзгәртелмәгән.

Күргәзмә 30-нчы июльгә кадәр эшләячәк. Шулай ук Миля Нуруллина алдан язылу буенча көн саен (дүшәмбедән тыш) рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрә. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)292-89-84.

Барлык яңалыклар