Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2019, 10:59

Казанда яшүсмерләр арасында футбол буенча җәйге беренчелеккә йомгак ясалды

Ярышларда 130 команда катнашты.


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казанда яшүсмерләр арасында футбол буенча җәйге беренчелектә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы кичә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов тапшырды.

Ярышларда 130 команда катнашты, шуларның 10-сы Казанның спорт мәктәпләрен тәкъдим итте. Беренчелек 22-нче апрельдән 21-нче октябрьгә кадәр ТР башкаласының футбол кырларында узды. Ярышлар 9 яшь төркеме буенча узды.

«Б» лигасында 2008 елда туган яшүсмерләр арасында иң яхшы уенчы – Вахитов районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Данил Колисниченко, 2007 елда туган спортчылар арасында – «Рубин – 2» командасыннан Евгений Касаткин, 2006 елда туган яшүсмерләр арасында – Вахитов районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Әмир Еникеев, 2004-2005 елда туган егетләр арасында Вахитов районының спорт мәктәбеннән Дмитрий Васильев булды.

2010 елгы яшүсмерләр арасында «Балалар командалары» лигасында иң яхшы уенчы дип «Рубин» командасыннан Климентий Корчеганов, 2009 елгы яшүсмерләр арасында «Мотор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Максим Туктулатов танылды.

«А» лигасында 2008 елда туган яшүсмерләр арасында беренче урында – Вахитов районының спорт мәктәбеннән Роберт Минһаҗетдинов, 2007 елда туган яшүсмерләр арасында - Вахитов районы спорт мәктәбенең тагын бер укучысы Самир Хәмзин. 2006 елгы яшүсмерләр арасында «Мирас» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Александр Захаров, 2005 елда туган яшүсмерләр арасында «Мотор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Артем Игнатьев иң яхшысы булды. 2004 елда туган егетләр арасында Вахитов районының спорт мәктәбеннән Максим Клементьев җиңү яулады. 2003 елгы егетләр арасында беренче урынны Андрей Иванов, 2001-2002 елгы егетләр арасында Артем Кашапов, икесе дә «Тасма» олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри.

Тантанада яшүсмерләр арасында футбол буенча Казан җәйге беренчелегенең клуб зачетында җиңүче Кубогы тапшырылды. Җиңүне Вахитов районының спорт мәктәбе яулады, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

Барлык яңалыклар