Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2019, 08:58

Казанда Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров исемендәге урамнар барлыкка киләчәк

Әлеге исемнәр “Салават күпере” торак комплексынлагы яңа урамнарга биреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Казанның Киров районында Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров урамнары барлыкка киләчәк. Мондый исемнәр “Салават Күпере” торак комплексында яңа төзелә торган урамнарга биреләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.

Шулай итеп, микрорайон урамнарының берсе Башкорт совет шагыйре, язучы һәм драматург, Башкорт АССР халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостафа Кәримов исемен йөртәчәк. Шулай ук микрорайонда татар музыка сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты хөрмәтенә аталган Илһам Шакиров проспекты барлыкка киләчәк. Шунда ук, “Салават күперендә” төзеләчәк яңа урам Совет һәм Россия җырчысы, Татарстан АССР атказанган артисты, Татарстан АССР халык артисты, РСФСР атказанган артисты Әлфия Авзалова исемен алачак.

Якын арада микрорайонда адреслы атрибутика урнаштырылачак.

Барлык яңалыклар