Үзиреклеләр амбулатор пациентларга дарулар иилтәчәк.
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
Үзиреклеләр үзләре өчен уңайлы шәһәр районнарында эшләячәк. Даруларны волонтерлар штабыннан алырга кирәк булачак. Теләгән һәр кешегә уңайлы эш графигы сайлап алыначак, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Хроник респиратор авырулары булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәр кешеләре волонтер була ала.
Үзиреклеләргә кушылу өчен +7(843)237-51-51 телефон номеры буенча шалтыратырга, социаль челтәрдә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты аккаунтының директына язарга яки сайтта анкета тутырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Без бергә» үзара ярдәм штабы үз эшен октябрь ахырында яңадан башлады. Үзиреклеләр килгән гаризалар буенча 60 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларга, шулай ук үзизоляциядәгеләргә яки авыр тормыш хәлендә калшан кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерә.