Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2021, 11:38

Казанда туризм һәм җәйге ял мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы үткәрелә

Катнашу өчен алдан язылу кирәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Казанда туризм һәм җәйге ял мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы бара. Барлык чаралар да Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында К.Маркс урамы, 31/7 адресы буенча оештырыла.

Шулай итеп, 23-нче июньдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова ТР Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе президенты Евгений Терентьев белән берлектә туры эфирга чыгачак. 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр алар татарстанлыларның кайда ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта алулары турында сөйләячәкләр, ә эфир тәмамлануга ук алдан язылган кешеләрне кабул итәчәкләр.

Туризм һәм җәйге сәламәтләндерү ялы мәсьәләләре буенча тематик кайнар линия атнасы тәмамланачак. Ул 25-нче июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Казанның Туризмны үстерү комитеты һәм «Лето» балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча республика үзәге вәкилләре катнашында узачак.

Кабул итүгә язылырга, мөрәҗәгатьне калдырырга яки өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон буенча ачыкларга мөмкин: +7(843) 238-10-00. Сорауларны шулай ук +7(987) 205-00-63, +7(800)201-16-00 WhatsApp номеры буенча («Минем депутат» порталы) һәм @tatarstan.er.ru электрон почтага җибәрергә мөмкин.

Барлык яңалыклар