Очрашуда катнашучылар рәисне, аның урынбасарларын һәм секретарьне сайлаячак, шулай ук регламентны кабул итәчәкләр һәм оешманың эш планын раслаячаклар.
Фото: Денис Гордийко
Чарада Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикованың, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизовның, Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Евгений Чекашовның, Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шиминаның, шәһәр районнары башлыкларының катнашуы планлаштырыла.
Утырышта Яшьләр парламентының һәр комиссиясе тезисларын һәм эш планын тәкъдим итәчәк. Нәтиҗәдә берләшмә эшчәнлеген үстерүнең бердәм векторы билгеләнәчәк һәм Казан яшьләренең вәкиллекле органы эшенең гомуми планы формалаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Яшьләр парламентын төзү турындагы карар шәһәр Думасының XLI сессиясендә кабул ителде. Яңа структура халыкның хокукый мәдәниятен һәм юридик белемен арттыруга юнәлдерелгән агарту һәм аңлату эшләре алып барырга тиеш. Парламентка 25 актив яшь кеше керде, алар арасында предприятиеләр лидерлары, иҗтимагый һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар вәкилләре, эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, үзмәшгульләр, иҗади кешеләр һәм башкалар бар. Яшьләр парламентының узган конкурс нәтиҗәләре буенча сайланган составы Казан шәһәр Думасы тарафыннан 2 елга раслана.