Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.08.2020, 10:27

Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштыру урынын сайлау буенча тавыш бирү башланды

Архитекторлар стелаларны урнаштыру урыннарының өч вариантын тикшерделәр.


(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). KZN.RU порталында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштыру урынын сайлау буенча тавыш бирү башланды.

Архитекторлар стелаларны урнаштыру урыннарының өч вариантын тикшерделәр: шәһәрнең көньяк «капкалары» – аэропорт ягыннан керү (Оренбург тракты), көнбатыш «капкалары» – М7 трассасыннан Залесная урамына керү һәм көнчыгыш «капкалары» – Мамадыш трактындагы транспорт чишелеше ягыннан. Моннан тыш, казанлылар стела урнаштыру урынының үз вариантын тәкъдим итә ала.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Россиянең тагы 19 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу шәһәрләрнең һәрберсендә шәһәр гербы сурәте һәм мактаулы исем бирү турында РФ Президенты Указы тексты белән стела урнаштырылачак.

Казанны хезмәт батырлыгы шәһәре буларак яклап 2 млн 400 мең имза җыелган. Гаризаны Татарстан башкаласында яшәүчеләр, ветераннар оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре генә түгел, бөтен республика халкы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары, Россиянең һәм чит илләрнең татар мәдәни үзәкләре дә хуплады. 
Барлык яңалыклар