Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2020, 16:57

Казанда «Черек күл» паркын төзекләндерүнең өченче чираты старт ала

Җәмәгать киңлеге территориясендә 206 агач һәм 1875 куак утыртылачак, арка реставрацияләнәчәк, йөгерү юлы сузачаклар, ресторан һәм коворкинг ачачаклар.


(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алена Мирошниченко). Казанда «Черек күл» паркын төзекләндерүнең өченче чираты старт ала. Биредә яшел үсентеләр санын арттыру, Лобачевский урамы ягыннан арканы реставрацияләү, парк периметры буйлап 1 чакрымга кадәр озынлыкта резина өслекле йөгерү юлы салу планлаштырыла. Иҗтимагый киңлек территориясендә гамәлгә ашырылачак эшләр турында җентекләбрәк бүген шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен оештырылган экскурсиядә сөйләделәр. Шәһәр халкы аны Instagramдагы туры эфирда күзәтә алды.

«Черек күл» паркын төзекләндерүгә 75 млн сум акча бүленгән

«Черек күл» паркы - төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Иҗтимагый киңлек XVIII гасырда төзелгән, әмма саклау статусына бары тик 2002 елда гына ия булган, дип искәртте ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

«Бүген авария хәлендә булган арка ремонтланачак»
Игорь Куляжев
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе

Инде торглар узды, аларның нәтиҗәләре буенча шәһәр объектларында, киңлекләрдә эшләр өчен подрядчы билгеләнде, шул исәптән «Черек күл» паркында да. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, паркны төзекләндерүгә 75 млн сум бүлеп бирелгән. «Бу акчаларга җәяүлеләр өчен юллар реконструкцияләнәчәк, яшелләндерү үткәреләчәк, бүген авария хәлендә булган арка ремонтланачак - анда ярыклар барлыкка килде, вакыт узу белән алар зурая, арта бара. Ул саклансын өчен, аны ныгытырга кирәк. Моннан тыш, керү төркемнәрен һәм коймаларны ремонтлау, яктыртуны тулыландыру, өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштыру планлаштырыла. Ничек кенә тырышсак та, вандализм барыбер безнең паркларда бар», - дип аңлатты И.Куляжев.

Элек җибәрелгән барлык хаталарны да төзәтү планлаштырыла

«2015 елда ук тарихи-мәдәни экспертиза узган проектны тормышка ашыруны төгәлләргә пандемия комачауламас дип ышанам», - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова. Ул төзекләндерү планы буенча нинди эшләр планлаштырылуын җентекләп аңлатты. Шәһәрлеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча җәяүлеләр юлларын үзәк аллеядагы кебек үк түшәячәкләр. «Бу иң популяр үтенеч иде. Эш шунда ки, эшне башкарганда технология бозылган. Җәяүлеләр юлларына түшәлгән гранит валчык үзе - яхшы материал, ул бу объектка туры килә, әмма инвестор акчаны янга калдырырга карар кылган, аны дөрес урнаштырмаган һәм үзен шәһәр халкы күз алдында дискредитиацияләгән», - дип сөйләде иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча республика программасы кураторы.

Паркта элек сыйфатсыз башкарылган барлык эшләрне һәм җибәрелгән хаталарны төзәтергә планлаштырыла. Аерым алганда, паркның үзәк әйләнәсе эшләп бетереләчәк. Моннан тыш, быелгы план кысаларында, күл периметры буенча 1 чакрымга кадәр озынлыкта резин өслекле йөгерү юллары узачак.

Тарихи биналарда ресторан, коворкинг һәм прокат пункты ачылачак

Эшләрне башлау иҗтимагый киңлек территориясендә ике бина төзү графигына бәйле. И.Куляжев сүзләренә караганда, биналар төзелеп беткәнче, юлларның каты өслекләрен ясаудан мәгънә юк. Эре габаритлы техника тарафыннан бу юлларның изелү куркынычы бар. Шуңа күрә, беренче чиратта, белгечләр яңа инженер коммуникацияләрен салу, шулай ук күл өчен яңа дренаж системасын урнаштыру белән шөгыльләнәчәк. И.Куляжев сүзләренчә, бу җәй азагында суны помпалар белән суыртмаска, ә бу процессны автоматлаштыру өчен кирәк.

Сүз уңаеннан, парк территориясендә ике тарихи бинага килгәндә, аларны реконструкцияләүне ТАССР төзелүнең 100 еллыгына тәмамларга планлаштыралар. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров сөйләгәнчә, биналарның берсендә ресторан ачылачак, ә икенчесендә инвентарь прокатын эшләтеп җибәрү, коворкинг оештыру һәм зур булмаган кафе ачу планлаштырыла. «Алар ачылу белән, без вакытлы павильоннардан котыла алабыз, алар, сүз уңаеннан, дөрес түгел һәм бик уңайсыз», - дип өстәде Н.Фишман-Бекмамбетова.

Паркта 206 эре үлчәмле агач һәм 1875 куак утыртылачак

Тулаем алганда, «Черек күл» паркын төзекләндерүнең өченче чираты кысаларында масштаблы яшелләндерү планлаштырыла. И.Куляжев билгеләп үткәнчә, бу озак еллар дәвамында паркның сирәгәюүе белән бәйле. «Без бу паркны тиешле хәлгә китерергә телибез. Матур дендроплан эшләнде, нәтиҗәсе белән шәһәр халкы киләсе елда тулысынча соклана алырлар дип өметләнәм», - диде И.Куляжев. План нигезендә биредә 206 эре үлчәмле агач һәм 1875 куак утыртылачак. Утырту бөтен төзелеш сезоны дәвамында барачак. Әмма агачларның төп массасы көзгә якынрак утыртылачак, чөнки утырту сезоны нәкъ шул вакытта башлана, дип билгеләп үтте И.Куляжев.

«Бу Казанның иң борынгы бакчасы, шәһәр мохитенең абсолют уникаль өлеше. Без аның Кабан күле кебек ел буе чәчәк атучы урын булырга тиешлеген аңлыйбыз. Әлбәттә, без тиешенчә утыртылмаган ылыслы агачлардан котылырга һәм аларны уңайлырак урыннарга күчереп утыртырга тиешбез. Моннан тыш, барлык агачлар арасында да кирәкле ара булырга тиеш», - дип аңлатты Н.Фишман-Бекмамбетова. Аның сүзләренә караганда, яшеллеккә бай иң матур агач төрләре үзәк аллеяга һәм күл буена утыртылачак. Өстенлекне үсемлекләрнең чәчәкле сортларына бирәчәкләр.

«Без Казан символларының берсен югалта алмыйбыз, без аны идеаль хәлдә сакларга тиеш», - дип ассызыклады Н.Фишман-Бекмамбетова.

Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» паркын реконструкцияләү 2015 елда башланды һәм берничә этапта уза. 2016 елда беренче чират кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Аерым алганда, паркның төп истәлекле урыны - «Гашыйклар аркасы» ремонтланды. Шулай ук үзәк баскычны яңадан төзеделәр. Эшләр парк үзәгендәге ачык мәйданчыкка, балалар уен зонасына да кагылды. Өстәмә сукмаклар, юл буйлап түгәрәк плафонлы ландшафт фонарьлары, шулай ук яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары, воркаут, пергол зонасы һәм сәхнә барлыкка килде. Эшләрнең икенче чираты 2017 елда старт алды, яшелләндерү, җәяүлеләр юлларын һәм тематик зоналарны, боз шугалагы территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итте.

Парктагы эшләр 2020 елда дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында. Төзекләндерү эшләре шулай ук тагын 5 иҗтимагый киңлектә алып барылачак. 

Фоторепортаж
Казанда «Черек күл» паркын төзекләндерүнең өченче чираты старт ала
Видеорепортаж
25.05.2020 14:35
Барлык яңалыклар