Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2021, 15:35

Казанда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру шартларын гадиләштерделәр

Комиссия эшкуар мөрәҗәгать иткән вакыттан алып биш көннән дә соңга калмыйча бер тапкыр җыелачак, ә кабул итү акты электрон рәвештә алып барылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Ксения Швецова). Казанда эшкуарлар соравы буенча стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру шартларын гадиләштерделәр. Беренче чиратта бу чара яңа объектларны кабул итү вакытын кыскартуга юнәлтелгән, элек ул озакка сузылган һәм зыян китергән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

Казан территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларының тышкы күренеше типлаштырылган проектка туры килергә тиеш. Шулай ук объектны Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерелгән шәхси проект буенча да төзергә мөмкин. Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштырганнан соң эшмәкәргә аның тышкы кыяфәтен куллану базары комитеты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты һәм район администрациясе хезмәткәрләре кергән кабул итү комиссиясе белән килештерергә кирәк, дип искәртте И.Шакиров.

«Без эшкуарлардан бу эш буенча кайбер шелтәләр ишеттек. Аерым алганда, комиссия озак вакыт объектны карап чыгарга килмәгән яки берничә тапкыр килеп, даими рәвештә яңа кисәтүләр ясаган. Шулай берничә тапкыр кабатлана алган», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Шуның аркасында объектны файдалануга тапшыру срогы сузылган, ә эшмәкәр зыян күргән. Бүген комиссия эшендәге кимчелекләр бетерелде, дип ышандырды И.Шакиров.

«7-нче июньнән кабул итү акты электрон рәвештә алып барыла. Комиссия эшкуар мөрәҗәгать иткән вакыттан биш көннән дә соңга калмыйча бер тапкыр җыелачак. Кисәтүләр исемлеге төгәл булачак: әгәр комиссия беренче тапкыр ниндидер искәрмәләр тапмаган икән, икенче тапкыр ул аларны әйтә алмаячак», – дип аңлатты ул.

Кисәтүләрне бетергәннән соң актка кул кую барлык структуралар тарафыннан башкарыла. Әгәр сәүдә объекты рәвеше турындагы комиссия һәм эшмәкәрләрнең фикере туры килмәсә, алга таба фикер алышу, ике якның да уңайлылыгы, онлайн-режимда уртак карарга килү өчен, Zoom-конференцияләр форматында узачак.

Моннан тыш, хәзер стационар булмаган сәүдә объектларының эскиз проектлары белән бер үк вакытта эшмәкәрләр элмә такталарны да килештерә алачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.07.2021
Видеорепортаж
12.07.2021 12:04
Казан муниципалитеты стартапларга ярдәм итү өчен 6 млн сум бүлеп бирәчәк
Барлык яңалыклар