Бу торба үткәргечне ремонтлау белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). 16-нчы сентябрь көнне Казанның Совет районы Колсәет бистәсендә су белән тәэмин итүне бер тәүлеккә өзәчәкләр.
Су 16-нчы сентябрь 9.00 сәгатьтән 17-нче сентябрь 9.00 сәгатькә кадәр булмаячак. Бу торба үткәргечне ремонтлау белән бәйле.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.