Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2020, 12:44

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында ак арысланнар Крикс һәм Каспер яши башлады

Цирктан сатып алынган матур сирәк ерткычлар вольерга инде ияләшкәннәр һәм үзләрен яхшы хис итәләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь, Ксения Швецова). «Замбези елгасы» Казан зоопаркында ике ак арыслан урнашты. Алты яшьлек абыйлы-энеле Крикс һәм Касперны зоопарк цирктан сатып алган. Кешеләр белән аралашуга күнеккән, тыңлаучан һәм дустанә, матур сирәк ерткычлар яңа урында үзләшкән һәм үзләренең гадәти булмаган кыяфәтләре белән сокландыралар.

Хайваннар 2014 елда Кырым Республикасында «Тайган» арысланнар паркында туган, шуннан соң алар циркта чыгыш ясаганнар, аннан аларны Казан зоопаркы сатып алган.

«Цирк труппасы безгә ел башында гастрольгә килде һәм пандемия белән бәйле рәвештә китә алмады. Бүгенге көндә аларның труппасы тарала, һәм алар хайваннарны сата. Без алардан арысланнарны шатланып алдык, – дип сөйләде зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов. – Алар бик матур, эре, һәркайсының авырлыгы якынча 230 кг тәшкил итә».

Ак арысланнар Халыкара Кызыл китапка югалып баручы төр буларак кертелгән. Бу сирәк ерткычлар нигездә зоопаркларда һәм тыюлыкларда яши, аларны махсус саклыйлар һәм бөтен дөнья буйлап тыюлыкларда үрчү өчен уңайлы шартлар тудыралар. Хәзер Крикс һәм Касперга 6 яшь, зоопаркларда мондый арысланнар 20 елга кадәр яши.

Арысланнар өйрәтелгән һәм дустанә булганга, алар контактка җиңел бара һәм хезмәт күрсәтүче персоналга карата бер тапкыр да агрессия күрсәтмәделәр, дип билгеләп үтте зооботаника бакчасы директоры. Шуңа да карамастан, хезмәткәрләр алар белән бик сак эш итә. «Шулай да шуны истә тотарга кирәк: бу ерткыч һәм бик зур, көчле хайваннар, алар һәрвакыт үз холкын күрсәтә ала, – дип өстәде Ф.Нурмөхәммәтов. – Шуңа күрә турыдан-туры элемтәгә керергә ярамый, мондый хайваннар белән манипуляцияләрне без бик сак үткәрәбез. Мәсәлән, әгәр ниндидер дару бирергә кирәк икән, ул иткә өстәлә, алар аны үзләре дә сизмәстән ашасыннар өчен.

Төрле командаларны үтәргә әзер булудан тыш, цирктагы тормыш башка эз дә салган – арысланнар зур киңлеккә күнекмәгән һәм әлегә үзләренең уңайлы вольерына куркып карыйлар. «Әлегә экспозиция читлегенә күчү проблемасы бар, чөнки алар я кечкенә транспорт читлегенә, я цирк аренасына ияләшкәннәр, анда алар нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белә. Аренада алар тумбага утыралар һәм аннары дрессировщик командаларын үтиләр, калган вакыт кечкенә читлекләрдә утыралар. Ә монда ачык киңлек, һәм аларга әлегә куркыныч, – дип сөйләде «Ерткыч» бүлеге зооинженеры Наталья Петрова. – Әмма тулаем алганда, алар стресс кичерми диярлек. Алар бер-берсеннән аерсаң, янәшә булмаса гына борчыла башлыйлар. Ә икесе булганда алар үзләрен бик яхшы хис итәләр».

Арысланнар зоопаркта яңа тормыш рәвешенә тәмам ияләшкәч, бер елдан алар янына ак ана арысланнарны алып килү планлаштырыла. Дөрес, Ф.Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, башта балаларын кабул итәчәк берәр зоопарк белән килешергә кирәк булачак.

Арысланнар өчен балансланган туклану рационы эшләнгән, һәр ерткыч көнгә 7-8 кг сөякле ит ашый. Әлегә арысланнарны цирктагы кебек үк ашаталар, бүлеп туклану принцибы буенча: бер көн тавык ашыйлар, бер көн – сыер ите һәм башкаларны. Соңрак, алар тәмам җайлашкач, белгечләр аларның туклану режимын яңадан караячак.

Атнага бер тапкыр Крикс һәм Касперга, зоопарктагы барлык ерткыч мәчеләргә кебек үк, тере азык бирәләр – бу тавык, куян, сарык, кәҗә булырга мөмкин. «Аларга тере азык кирәк, чөнки нәкъ менә мәчеләр кайбер микроэлементларның, аерым алганда, тере азыктан гына ала торган тауринның җитмәвен сизә, аны бернинди био кушылмалар белән алыштырып булмый, – дип аңлатты Н.Петрова. – Таурин күрү сәләтенә бик нык тәэсир итә, әгәр ул рационында җитәрлек булмаса, алар сукырая ала».

Тиздән арысланнарга уенчыклар бирә башлаячаклар. Элекке хуҗалар сөйләвенчә, арысланнар уйнарга яраталар, әмма аларга һичшиксез ике уенчык бирергә кирәк, югыйсә алар «талаша» ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зоопаркның яңа яшәүчеләре килүчеләрне бик кызыксынып күзәтәләр – хезмәткәрләр аңлатканча, арысланнар тамашачыларны мондый якыннан күрергә күнекмәгән, чөнки цирк аренасыннан тамаша залына кадәр ара күпкә ераграк.

Яңа яшәүчеләр җирле ана арысланнарда – Люси һәм Киарда кызыксыну уятты, аларның вольеры яңа килгәннәрнеке каршысында урнашкан. Ерткычлар бер-берсен кызыксынып күзәтәләр һәм «сөйләшәләр». Искәртәбез, зоопаркта шулай ук 19 яшьлек арыслан Инсар яши.

«Замбези елгасы» ның яңа территориясенә 50-гә якын хайван күченгән. Ноябрь ахырында алты шимпанзе яңа бинага күчте. 9-нчы декабрьдә, Ф.Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, антилопалар алып килү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында ак арысланнар Крикс һәм Каспер яши башлады
Видеорепортаж
04.12.2020 15:10
Барлык яңалыклар