Тикшерү 30 шәһәр тукталышында узды.
Фото: Транспорт комитеты
Уртак рейдта Казан транспорт комитеты, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизия хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре һәм инженер-техник хезмәткәрләре катнашты. Маршрутларга тикшерүчеләрнең 18 мобиль төркеме чыкты.
Тикшерү 30 шәһәр тукталышында узды. Нәтиҗәдә белгечләр битлексез 35 пассажирны ачыклады. Шуларның 34-е кисәтүдән соң шундук шәхси саклану чарасын киде, бер пассажир җәмәгать транспортыннан төшеп калды.
Еш кына җәмәгать транспортында битлек режимын студентлар һәм кечкенә балалары булган әниләр боза, алар битлекне балага кияргә кирәк дип санамыйлар, дип хәбәр итте Казан транспорт комитеты.
Татарстан башкаласында профилактик рейдлар дәвам итәчәк.