Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2020, 15:08

Җәйге сезонда 226 мең шәһәр кешесе һәм туристлар Казан паркларында һәм скверларында узган 516 чарада катнашты

Чикләүләр аркасында паркларда җәйге сезон массакүләм чаралардан башка, барлык билгеләнгән куркынычсызлык чараларын үтәп башланды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Узган җәйге сезонда Казанның паркларында һәм скверларында 516 чара узды, аларда 226 мең шәһәр кешесе һәм турист катнашты. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, парклар һәм скверлар шәһәр тормышында зур әһәмияткә ия һәм казанлыларның тормыш сыйфатын күтәрә. «Бүген без башкала халкына һәм кунакларына теләсә нинди зәвыкка туры килердәй бай программалар тәкъдим итә алабыз: мәдәни, спорт, агарту, төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы чаралар. Бу мөһим эш», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Чикләүләр аркасында иҗтимагый киңлекләр ай ярым вакыт ябык торды

«Чикләүләр аркасында быелгы җәйге сезон паркларда массакүләм чаралардан башка, барлык билгеләнгән куркынычсызлык чараларын үтәү белән башланды. Дирекция эшләгән чорда Казан иҗтимагый киңлекләре беренче тапкыр ай ярымга ябык торды, үзизоляциянең кырыс режимы гамәлдә булды. Аннары паркларда спорт белән шөгыльләнү һәм йөрү мөмкин булды, соңрак прокат һәм кафе пунктлары үз эшләренә әйләнеп кайтты», - дип искәртте Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров.

Паркларда ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен газоннарда социаль дистанция түгәрәкләре рәвешендә билге ясаганнар, мәгълүмати тамгалар һәм социаль дистанция күрсәткечләре урнаштырганнар. Әлегә кадәр, алар санитайзерлар һәм шәхси саклану чаралары җыелмасы белән тәэмин ителсен өчен, барлык сәүдә объектлары артыннан контроль оештырылды.

«Элеккеге кебек үк, без иҗтимагый киңлекләрне чаралар белән тулыландыру һәм мәдәни кодлар формалаштыру буенча эш алып барабыз. Бу җәйге сезонда паркларда һәм скверларда 516 чара уздырылды, аларда 226 мең шәһәр халкы һәм туристлар булды. Әлбәттә, бу күрсәткечне узган елгы белән чагыштырырга ярамый, әмма бу җәйдә һәр чарада, тренировкада яки белем бирү лекциясендә катнашу элеккегә караганда күпкә аңлырак һәм сайланыбрак оештырылды», - дип ассызыклады спикер.

Июньнән сентябрьгә кадәр паркларда 250-дән артык бушлай тренировка узды

Иҗтимагый киңлекләрдә спорт чаралары инде берничә ел «Яшел фитнес» проекты белән бергә үткәрелә. Июньнән сентябрьгә кадәр паркларда 250-дән артык бушлай күнегүләр узды, аларда 7,5 мең казанлы катнашты. Time to run клубы белән берлектә җәй буе Горки-Әмәт урманында, Урицкий исемендәге паркта һәм Кабан күле буенда бушлай йөгерү күнегүләре узды. Дәрвишләр бистәсенең актив халкы ярдәме белән быел озак тәнәфестән соң спорт эстафетасы узды, ул 600 катнашучыны һәм тамашачыларны берләштерде.

Бу елның аерым юнәлеше паркларда йога булды. Иртәнге күнегүләр Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Крылья Советов» паркында, Җиңү паркында һәм «Казан» Гаилә үзәге түбәсендә системалы рәвештә узды. Яңа юнәлеш булып паркларда «Нигезләрнең нигезе» бергәлеге белән берлектә медитация, шулай ук Кабан күленең икенче чиратында уза торган кроссфит буенча тренировкалар тора.

Дирекциянең төп бурычы - яңа мәдәни кодлар һәм гадәтләр формалаштыру

М.Закиров сүзләренә караганда, дирекция өчен төп бурыч - паркларда вакыт уздыру өчен яңа мәдәни кодлар һәм гадәтләр формалаштыру. Әйтик, бу җәйнең иң истә кала торган концертларының берсе Лядской бакчасында узган «Октава» инструменталь музыкасы кичәсе булды. Кунаклар арфа, бас-балалайка, укулеле, думбра һәм кубыз кебек сирәк очрый торган коралларның тавышларын ишеттеләр.

Июль һәм август айлары дәвамында Горький исемендәге паркта импровизацияләнгән биюләрнең ачык студиясе эшләде. Аксенов исемендәге скверда традиция буенча ел саен үткәрелә торган «Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале узды. Кабан күле буенда La Primavera оркестры концерты булды, шулай ук Нияз Хаҗиәхмәтовның «Болак арты республикасы» күргәзмәсе ачылды.

Моннан тыш, Горький исемендәге паркта урам театрының «Җиңел канатлар» спектакле премьерасы булды, Лядской бакчасында һәм Кабан күлендә Нурбәк Батулланың һәм «Э-моция» инклюзив театрының импровизацион чыгышлары үтте.

Быел ачык һавада дәресләр үткәрүгә ихтыяҗ артты

Быел ачык һавада мәгариф проектлары һәм дәресләр үткәрүгә сорау арткан. Әйтик, җәй буе Горький исемендәге паркта инглиз һәм испан телләре буенча бушлай дәресләр узды, «Ак чәчәкләр» бульварында каллиграфия студиясе, балалар өчен чүлмәк ясау остаханәсе һәм белем бирү курслары эшләде. Кабан күле буенда җәй буе татар телендә сөйләшү клубы эшләде. Моннан тыш, шәһәр халкы Аксенов исемендәге скверда, Лядской бакчасында һәм Мир урамындагы паркта урнашкан буккроссинг нокталарыннан актив кулланды.

Традиция буенча төп җәйге проектлар арасында кино күрсәтүләр торды. «Ретро-пәнҗешәмбе» кысаларында «Крылья Советов» паркында яраткан совет фильмнарын, ә Кабан күле яр буенда - Казан режиссерларының авторлык картиналарын карарга мөмкин иде. Горький исемендәге паркта урам киносы фестивале булды.

Июльдә дирекция «Казан» гаилә үзәге янындагы парковкада автокинотеатрда бушлай кино күрсәтүләр башлап җибәрде.

Горки-Әмәт урманында экотәрбия программасы эшләнде

Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә экомәдәниятне үстерү өчен төп мәйданчык булып Горки-Әмәт урманы тора. Инде өченче ел җәйге сезон «Иҗтимагый бакча» ачылышыннан башланды. Шулай ук Горки-Әмәт урманында беренче маркет һәм бүлмә үсемлекләре алмашу, экоөмә узды, кибет ачылды, анда төргәксез товарлар һәм азык-төлек сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, Горки-Әмәт урманы Zero Waste Park проекты гамәлгә ашырыла торган илдәге беренче һәм Европадагы икенче парк булды. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан Мэриясе һәм Россиядә Coca-Cola арасында мәдәният үсеше һәм каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю тәҗрибәсе турында килешү кысаларында төзелгән. Агымдагы елның маенда урман территориясендә калдыкларны дуаль җыюның 203 чүп савыты, эшкәртелгән пластиктан ятаклар урнаштырылды, ә августта CUBE контейнер үзәге базасында эколаборатория ачылды.

М.Закиров сөйләвенчә, «Казан - калдыкларсыз шәһәр» программасы кысаларында икенче киңлек Урицкий исемендәге парк булганн. Инде бүген үк биредә чүп-чарны дуаль җыю өчен 66 чүп савыты, эшкәртелгән пластиктан ясалган ятаклар, таганнар һәм утыргычлар урнаштырылган.

Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча Горки-Әмәт урманында шәһәр халкын экотәрбияләү буенча комплекслы чаралар һәм лекцияләр программасы эшләнде. «Парк территориясендә урнашкан барлык кафеларда һәм эре чараларда калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны кертү планлаштырыла. «Дом» экоүзәге базасында җәйге лагерь оештыру ниятләнә, анда балалар кыргый табигатьтә яшәү нигезләрен өйрәнәчәкләр, төрле биремнәр үтәячәкләр, экорейдлар үткәрәчәкләр, шулай ук хайваннар һәм үсемлекләрне өйрәнәчәкләр, - дип планнары белән уртаклашты М.Закиров. - Шулай ук без экосукмакларны җитешмәгән мәгълүмат стендлары белән җиһазландырырга ниятлибез, анда сирәк кошларны һәм кызыл китапка кергән үсемлекләрне очратырга мөмкин булачак. Әлеге проект тарафыннан медиаэкраннар һәм яңа арт-объектлар урнаштыру каралган, тәкъдимнәрне хуплауны һәм өстәмә финанслау бирүне сорыйбыз».

Парклар һәм скверлар казанлыларның тормыш сыйфатын яхшырта

Көзге сезонда шәһәр паркларында скандинавия йөреше буенча күнегүләр башлап җибәрү һәм өмәләр оештыру планлаштырыла. Кышкы сезонга әзерлек бара инде: паркларны бәйрәмчә бизәү, сыйфатлы сервислар һәм хезмәтләр формалаштыру, мәдәни программа һәм зур шәһәр шугалагы эшләү башланды. «Без чикләү чаралары кышкы программага кагылмас һәм шәһәр халкы белән бергә яңадан сәгать телләре тавышы астында тимераякта шуарбыз, дип өметләнәбез», - диде шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе.

«Без паркларыбызны реанимацияләү алымнарын уйлап тапканда һәм Горький исемендәге паркны реконструкцияләүгә алынганда, бу безнең өчен глобаль мегапроект булып тоела иде. Без үз алдыбызга зур булмаган бурычлар куйдык, әмма ул вакытта алар да безгә авыр булып тоелды: коры үләнне җыештыру, эскәмияләр, чүп савытлары кую, яктырту, зур булмаган төзекләндерү үткәрү. Беренче паркта без лаеклы дәрәҗәдә эшләдек. Ләкин бу эш белән параллель рәвештә иҗтимагый киңлекләрне тормыш, мәгънә, эчтәлек белән тулыландырырга, икътисади модель төзергә кирәклеген аңлау килде. Без моның бу юнәлештә системалы рәвештә эшләячәк аерым җитди структура өчен бурыч булуын аңладык», - дип сөйләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, парклар һәм скверлар шәһәр тормышында зур әһәмияткә ия һәм казанлыларның тормыш сыйфатын күтәрә. «Бүген без башкала халкына һәм кунакларына теләсә нинди зәвыкка туры килердәй бай программалар тәкъдим итә алабыз: мәдәни, спорт, агарту, төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы чаралар. Бу мөһим эш. Алдыбызга куелган мәсьәләләр турында без һичшиксез фикер алышачакбыз һәм бергәләп чишелешләрен табачакбыз», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.10.2020
Видеорепортаж
19.10.2020 12:50
Барлык яңалыклар