Белгечләр планлы төзекләндерү эшләре башкарачак һәм челтәрләргә техник хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Иртәгә, 27 июньдә, Идел буе районының кайбер йортларында, шул исәптән Мирный бистәсе территориясендә ут булмаячак. Бу электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Р.Зорге урамының 81, 83, 85, 87 номерлы торак йортларында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Мирный бистәсендә 1-нче, 2-нче Земляничная, 5-нче Дәүләки, 2-нче, 8-нче, 10-нче Новосельская, Акварель, Роща урамнарындагы шәхси сектор йортларында ут бетеп торачак, дип хәбәр итә “Сетевая компания” АҖ.