Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә куеп калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару Сигезенче Март, Адамюк, Большая Красная, Вишневский, Восход, Гагарин, Гарифьянов, Мәҗит Гафури, Гоголь, Горький, Дзержинский, Николай Ершов, Жуковский, Исхакый, Шариф Камал, Карбышев, Кирпичников, Королев, Латыш Укчылары, Лесгафт, Ломжа, Патрис Лумумба, Карл Маркс, Маяковский, Назарбаев, Идел буе, Попов, Сары Садыкова, Сахаров, Сыртланова, Техника, Тула, Бакый Урманче, Фучик, Чернышевский, Чехов, Яхин ураммнарыннан, шулай ук Камалеев һәм Җиңү проспектлары, Себер тракты, Совет мәйданы,Ферма Шоссесы һәм башка участоклардан планлаштырылган.
Шулай ук кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда карны чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. Гаризаларны шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин.