Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне машиналар йөрү өлеше буенда калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). 27-нче гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 70 юл эшчесе һәм 395 берәмлек махсус техника, шул исәптән 83 катнаш юл машинасы, 59 трактор щеткасы, 163 самосвал, 42 фронталь төягеч, 10 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: 2 нче Тура, Әмирхан, Батурин, Большая Красная, Ваһапов, Волгоград, Гагарин, Гудованцев, Декабристлар, Ильич, Красиков, Ленин, Карл Маркс, Миславский, Октябрь, Петербург, Уң як Болак, Сәлимҗанов, Сафьян, Товарищеская, Тула, Тэцевская, Университет, Учительская, Сибгат Хәким, Шмидт, шулай ук Ямашев проспектыннан, Оренбург трактыннан.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.