Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2021, 17:40

Казан урамнарын төнлә кардан чистарту өчен 252 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк

Кайбер участокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU 25-нче ноябрь). 26-нчы ноябрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 55 юл эшчесе һәм 252 берәмлек махсус техника, шул исәптән 68 катнаш юл машинасы, 56 трактор щеткасы, 66 үзбушаткыч, 34 фронталь төягеч, 10 «Барсик» минитөягече һәм башка техника эшләячәк.

Кар чистарту Айвазовский, Аэропорт, Бассейн, Большая Красная, Бутлеров, Вишневский, Гарифьянов, Декабристлар, Дзержинский, Ершов, Жуковский, Завойский, Рихард Зорге, Касаткин, Кремль, Лобачевский, Карл Маркс, Мәскәү, Мөштәри, Назарбаев, Некрасов, Подлужная, Татарстан, Театр, Толстой, Габдулла Тукай, Фучик, Чернышевский, Щапов, Борһан Шәһиди урамнары участокларында, шулай ук Ирек мәйданында башкарылачак.

Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, шулай ук роторлар һәм грейдерлар эшләячәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Барлык яңалыклар