Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2021, 10:00

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 140 мең турист килде

Кунакханәләр һәм рестораннарның йөкләнеш дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырырлык.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 140 мең турист килде, бу узган ел белән чагыштырганда 30 меңгә азрак. Яңа елны билгеләп үтәргә Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Новороссийск, Ростов, Липецк, Екатеринбург, Киров, Самара һәм башка шәһәрләрдән туристлар килде, (бу шәһәрләрдә Яңа ел бәйрәмнәре чорында чикләүләр катгыйланды).

Рестораторлар мәгълүматлары буенча, 2020 елның 31-нче гыйнварыннан 2021 елның 10-нчы гыйнварына кадәр чорда ресторан һәм кафеларның уртача йөкләнеше 77,4% тәшкил иткән. Яңа ел каникулларында урнаштыру чараларының уртача йөкләнеше 77,1% дәрәҗәсендә булган, ә 3-нче гыйнвардан 5-нче гыйнварга кадәр 96%-ка җиткән. Бу узган ел күрсәткечләреннән аз гына кимрәк. Әйтик, 2019 елда урнаштыру чараларының уртача йөкләнеше 79,6% тәшкил иткән, ә 3-нче гыйнвардан 5-нче гыйнварга кадәр – 97%.

Яңа ел төнендә рестораннар эшен 3.00 сәгатькә кадәр озайту нәтиҗәсендә аларның үз оешмаларында яңа ел программалары әзерләү һәм үткәрү мөмкинлеге бар иде. Шуңа бәйле рәвештә рестораторлар туристлар тарафыннан банкетларны броньлау саны артуны билгеләп үтте, ә алдагы елларда бу, нигездә, казанлылар иде.

Казан Кремлендә яңа ел бәйрәмнәрендә 160 мең 484 кеше булды – бу узган ел белән чагыштырганда 17500 кешегә кимрәк.

Барлык яңалыклар