Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2020, 11:07

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда дүрт мәйданчыкта фейерверклар җибәрергә мөмкин булачак

10-нчы гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим урнаштырылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Казанда пиротехника эшләнмәләрен җибәрү өчен дүрт мәйданчык билгеләнгән, Яңа ел бәйрәмнәрендә алардан шәһәрнең барлык районнарында яшәүчеләр файдалана ала.

Фейерверкларны эшләтеп җибәрү өчен түбәндәге мәйданчыклар билгеләнде:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында - Гаврилов урамындагы мәйдан;

Киров һәм Мәскәү районында - Түбән Заречная дамбасы;

Идел буе һәм Вахитов муниципаль районында - Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль стоянкасы;

Совет районында - Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында Казан ипподромы янындагы мәйданчык, дип хәбәр итә гражданнар яклавы идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, 20-нче декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 10-нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Барлык яңалыклар