Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2020, 14:18

Казанның җәмәгать транспортында 960-тан артык битлек режимын бозучыны ачыклаганнар

Чираттагы рейд барышында хәрәкәт составының 626 берәмлеге тикшерелгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Кичә Казанның җәмәгать транспортында 970-тән артык битлек режимын бозучыны ачыклаганнар. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган – барлыгы 29 контроль ноктада.

626 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән. Хокук бозучы 963 пассажирның барысы да битлекләрен урында киде, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.

Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.

Барлык яңалыклар