Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2018, 12:57

“Казан ЭКСПО” павильонында “Юл-2018” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды

Тантанада Рөстәм Миңнеханов, Игорь Левитин, Илсур Метшин һ.б. катнаштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Казанда “Юл-2018” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Чара яңа мәйданчыкта – “Казан ЭКСПО” павильоннарының берсендә үтте. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнаштылар.

Чыгышында Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин җыелучыларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу күргәзмә – юл салучыларның үткән ел өчен финал хисаплары, диде Игорь Левитин һәм махсуслаштырылган күргәзмәнең тугызынчы тапкыр узуын билгеләп үтте. Левитин сүзләренчә, беренче мәртәбә күргәзмә Мәскәүдән төбәккә – Татарстан Республикасына күчте.

Яңа мәйданчык – «Казан ЭКСПО» – мондый чаралар уздыру өчен бөтен шартлары тудырылган урын, диде Игорь Левитин. Ул шулай ук искәрткәнчә, әле генә берничә ел дәвамында төзелгән М-7 “Волга” юл өлеше ачылган. Беренче категориядәге юл бик шәп, диде Россия Президенты ярдәмчесе. “Без юлларны машиналар өчен түгел, кешеләр өчен салабыз”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Юл-2018” күргәзмәсен Татарстанда уздыру турындагы карарлары өчен Федераль юллар агентлыгына рәхмәтен җиткерде. Безнең өчен бу мөһим вакыйга булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары шәрәфле кунаклар, символик төймәгә басып, “Юл-2018” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәгә старт бирделәр.

Рөстәм Миңнеханов, Игорь Левитин һәм башкалар экспонентлар стендлары белән таныштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
“Казан ЭКСПО” павильонында “Юл-2018” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне ачу
Барлык яңалыклар