Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2019, 10:00

3 июльдә Казанның дүрт районындагы кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак

Утны өзү ЛЭП һәм электротехник җиһазларны планлы ремонтлау эшләре белән бәйле.


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казанның Вахитов, Киров, Мәскәү һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларда 3-нче июльдә ут булмаячак.

10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда ут булмаячак: Волков ур., 72, Груздев ур., 5, Лесгафт ур., 29, Чехов ур., 28.

Киров районында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Урицкий урамындагы 4-нче номерлы йортта электр утын өзәчәкләр. 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 2 нче Юго-Западная, 35 адресы буенча урнашкан йорт халкы утсыз калачак.

8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районының түбәндәге йортларында электр энергиясе булмаячак: 2 нче Юго-Западная ур., 36, Академик Королев ур., 19, 32, 42, 44, 46, 51, 57, 57а, 57б, 59, 61, 63, 65, Зур Шоссе ур., 4, 6, Гагарин ур., 24, 26, 28б, 89, 91, Декабристлар ур., 164, 176, 178/2, 178а, Коломна ур., 11, 14, 16, 16а, 18а, 20, 26, Лена ур., 5, Партизан ур., 21, 23, 25, 27, 52, Ибраһимов пр., 12, 14.

Шулай ук 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Дубравная ур., 57 корп 1-4, Сафиуллин ур., 16, 16а, 20 корп 1-4, 26, 30, Фучик ур., 2, 2б, 8, 8а, 8б, 8в, 12, 12а, Җиңү пр., 26 адреслары буенча, 2 нче Бригада ур., Бригада ур., Магнитогорск ур., Оренбург юлы шәхси секторларында һәм «Дорожник» бакчачылык ширкәтендәге йортларда утны сүндерү планлаштырылган. Шулай ук Борисково бистәсендә дә түбәндәге адреслар буенча вакытлыча электр уты булмаячак: 2 нче Түбән Кама ур., Авангард ур., 163, 165, 167, 167а, 171, 171а, Башкорт ур., Түбән Кама ур., Пожарная ур., шулай ук Отары бистәсендә Молодежная урамы буенча утны сүндерәчәкләр.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.

Барлык яңалыклар