Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2018, 16:25

Татарстан башкаласында Казан мәдәниятара диалог форумы үтә

Ачылу тантанасы Казан ратушасында үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). Татарстан башкаласында кадерле кунаклар, шул исәптән ЮНЕСКО һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында Казан мәдәниятара диалог форумы үтә. Форумның ачылу тантанасы бүген Казан ратушасында үтте.

“Безнең өстенлекле юнәлешләребез – халыклар һәм диннәр тигезлеге, аларның ирекле үсеше һәм хезмәттәшлеге өчен кирәкле шартлар тудыру, радикализм һәм чыдамсызлык билгеләренә каршы килү, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда гасырлар дәвамында ике дөнья дине, ислам һәм провославиенең үзара тыныч яшәве игътибарны үзенә җәлеп итә”.

Җыелганнарга ул Татарстан халыклары ассамблесы эше, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни үзәкләр, шулай ук тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча масштаблы эшләр турындасөйләде. Рөстәм Миңнеханов Казан мәдәниятара диалог форумы мәдәниятләрне якынайтуның һәм тотрыклы үсеш максатларында бөтендөнья партнерлыгы механизмнарын активлаштыруның эшлекле халыкара мәйданчыкларыннан һәм платформаларыннан берсенә әверелер, дип ышаныч белдерде.

Чарада шулай ук ЮНЕСКО Генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОың мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

Барлык яңалыклар