Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2019, 12:19

Татарстанда җәнлекләрнең котыру авыруы очраклары арта

Кыргый җәнлекләрдән Россия территориясендә котыру авыруын актив таратучы булып 80% очракта төлке тора.


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 2019 елда Татарстанның тугыз районында һәм Казанда җәнлекләр котыру авыруының 13 очрагы теркәлгән. Агымдагы елның 6 аенда республиканың 5851 кешесе җәнлекләр белән зарарланганнан соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,3%-ка күбрәк. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе әнә шундый мәгълүматлар китерә.

Җәнлекләрнең котыру очраклары Азнакай, Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Тукай, Теләче районнарында һәм Казанда теркәлгән.

Кыргый җәнлекләрдән Россия территориясендә котыру авыруын актив таратучы булып 80% очракта төлке тора; янутсыман эт - 14%; бүреләр - 1%. Кыргый җәнлекләрнең калган төрләренә, бигрәк тә эт, сусар һәм кимерүчеләр отрядларының гаиләләренә 4-5% туры килә.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе искәрткәнчә, җәнлекләр тешләгән, тырнаган очракта кичекмәстән медицина оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк - бу антирабик дәвалауда котыру авыруын кисәтүнең бердәнбер ысулы булып тора.

Котыру авыруын профилактикалау максатларында, антирабик дәвалау үткәрергә кирәк - ул тешләгәннән соң яки зыян күргәннән соң яра эшкәртүне һәм антирабикка каршы вакцина кертүне үз эченә ала. Кирәк дип саналган очракта катнаш дәвалау курсы үткәрелә: антирабик препаратларны куллану буенча инструкцияләр нигезендә антирабикка каршы вакцина һәм антирабик иммуноглобулин (АИГ).

Җәнлекләрдән зыян күргән очракта (тешләүләр, тырнау, тирене җәрәхәтләү) әлеге урынны һәм селәгәйле урыннарны эшкәртү зарур. Берничә минут эчендә яраны сабын яки башка юу чарасы белән юдыртырга кирәк, сабын булмаган очракта су белән генә юдырту сорала. Шуннан соң яраларны 70 процентлы этил спирты яки 5 процентлы спирт эремәсе булган йод белән эшкәртергә кирәк.

Шулай ук йорт хайваннары хуҗаларына үз хайваннарын ветеринария хастаханәсендә теркәргә, ел саен котыру авыруыннан вакцина ясатырга, җәмәгать урыннарында хайван белән булганда аны кыска бауда тотарга, борынчык кигезергә киңәш ителә.

Хуҗалар шулай ук гражданнарга зыян салган этләрне, мәчеләрне һәм башка йорт хайваннарны, белгечләр тарафыннан тикшерү һәм ветеринария күзәтүе өчен, 10 көн дәвамында ветеринария хастаханәсенә алып барырга, күзәтүләр тәмамланганнан соң, хайванның сәламәтлеге турында белешмә алырга тиеш.

Барлык яңалыклар