Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.10.2021, 15:34

Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация кертелде

Аны аерым категория кешеләре, шул исәптән пенсионерлар, мәдәният һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре һәм башкалар узарга тиеш.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Бүгенге көннән Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, эпидемия күрсәткечләре буенча аерым категория гражданнар өчен COVID-19-га каршы мәҗбүри вакцинация кертелде. Тиешле карар ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина тарафыннан имзаланды һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе  сайтындабасылып чыкты.

60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, санатор-сәламәтләндерү, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре, транспорт инфраструктурасы, энергетика, төзелеш һәм проектлау, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате оешмалары хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш.

Шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, җитештерү практикасына юнәлтелүче студентлар да вакцинацияләнергә тиеш. Хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләре дә (сәүдә объектлары, чәчтарашханә, мунчалар, спорт үзәкләре, көнкүреш хезмәтләре, җәмәгать туклануы, банклар, почта, транспорт, такси, кәрәзле элемтә, ТКХ һәм энергетика хезмәтләре, музейлар, театрлар, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервислар, илтеп җиткерү хезмәтләре һәм башкалар) мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш. Мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле халык категорияләре исемлеге белән тулырак документта танышырга мөмкин. 

Оешма җитәкчеләре агымдагы елның 6 декабренә кадәр үз хезмәткәрләрен икенче компонент белән вакцинацияләү эшен оештырырга тиешләр. Вакцинаның беренче компонентын алмаганнар 9-нчы ноябрьдән, ә 7-нче декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын төгәлләмәгәннәр эштән читләштерелергә тиеш.

Карарның гамәлдә булуы вакцинациягә каршы күрсәтмәләре документлар белән рәсмиләштерелгән затларга кагылмый. Коллективларда соңгы 6 айда авырган затларны исәпкә алып, 80%-тан да ким булмаска тиеш. 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен вакцинацияне өйдә ясау буенча өстәмә чаралар күреләчәк.

Сентябрь башыннан Татарстанда 2,2 тапкыр үсеш темпы белән авырулар санының атна саен артуы күзәтелә. Узган айда авыруның 1595 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 100 мең кешегә 41 тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,2 тапкырга артык. Шул ук вакытта соңгы айларда вакцинация темпларының кимүе күзәтелә.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә 1 млн 121 мең 845 кеше вакциналаштырылган, шуларның 968 мең 484-е икенче прививка алган.

Барлык яңалыклар