Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2020, 10:54

Татарстанда соңгы тәүлектә СОVID-19 йоктырган 27 кеше сәламәтләнде

Республикада коронавирус белән авыруның тагын 25 яңа очрагы расланды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 25 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе - читтән кайтучыларда, калганнары - контактлы. Биш кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше бар, 8 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 6-шар кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.

Авыручыларның 13-е - Казанда, 4-есе - Яшел Үзән районында, икешәр кеше - Биектау һәм Саба районнарында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Аксубай, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында яши.

30-нчы сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7230 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6092 кеше савыкты, шул исәптән 27 кеше - соңгы тәүлектә. 76 кеше үлгән.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8481 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 1 млн 176 мең 286 кеше авырган, 958 мең 257 кеше сәламәтләнгән, 20 мең 722 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар