Узган тәүлектә республикада коронавирустан 15 кеше сәламәтләнде.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 8 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр.
7 кеше - Казанда, 2-шәр кеше - Яр Чаллыда, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында, берәр кеше - Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Чистай районнарында яши.
Татарстанда бүген СОVID-19 белән авыруның 7135 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6020 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 15 кеше - соңгы тәүлек эчендә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 7523 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 143 мең 571 авыру очрагы расланды, 940 мең 150 кеше сәламәтләнде, 20 мең 225 кеше үлде.