31 авыручы Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 3 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 11 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 13 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 11 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, 1 кеше –90 яшьтән өлкәнрәк.
31 кеше – Казанда, 4 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Түбән Кама районында, 2 кеше – Нурлат районында, берәр кеше – Әлмәт, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш һәм Менделеевск районнарында яши.
26-нчы октябрьгә Татарстанда СОVID-19 йоктырган 8190 очрак теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6941 кеше савыкты, шул исәптән узган тәүлектә 15 кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 17 мең 347 очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 531 мең 224 кеше авырган, 1 млн 146 мең 96 кеше сәламәтләнгән, 26 мең 269 кеше үлгән.