Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2020, 15:37

Татарстан КФҮ бүлекләрендә эш графигы үзгәрәчәк

Эш көне 31-нче декабрьдән 27-нче декабрьгә күчерелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан КФҮ бүлекләрендә эш графигы үзгәртелде.

31-нче декабрьдән эш көне 27-нче декабрьгә (якшәмбе) күчерелә, шул ук вакытта «Минем документлар» офисларының эш вакыты 1 сәгатькә кыскартыла. Казан КФҮ бүлекләре 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр күп функцияле үзәкләр эшләмәячәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 31-нче декабрьне республикада ял көне дип игълан итте. Шул уңайдан шимбә, 26-нчы декабрь, эш көне булачак.

Сүз ТР дәүләт вазифаларын биләүче затлар, шулай ук дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында ТР дәүләт граждан хезмәте вазифаларын һәм башка вазифаларны биләүче затлар турында бара.

ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары булмаган ТР дәүләт органнары җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә, шулай ук республика территориясендә урнашкан оешмалар җитәкчеләренә 31-нче декабрьдә ял көне биреп, 26-нчы декабрь көнен эш көне дип игълан итәргә тәкъдим ителә.

Барлык яңалыклар