Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 300-дән артык кеше ай саен азык-төлек җыелмалары алачак.
Фото: Денис Гордийко
Ланч-боксларны тарату көн саен 12.40-тан 14.30-га кадәр Петров исемендәге паркта Кызыл капка янында башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, апрель башында, Татарстанда үзизоляцияләү режимы кертелгәч, «Ярдәм» фонды Казанда «Тормыш юлы» социаль акциясен башлап җибәрде, аның ярдәмендә йөзләгән казанлы, шулай ук дистәләгән чит ил студентлары көн саен ланч-боксларда бушлай кайнар ризык алды. Хәзер акция яңа форматта уздырыла – волонтерлар билгеләнгән вакытта билгеле бер урында кайнар төшке аш тараталар.
Моннан тыш, Президент грантлары фонды һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Казанның 300-дән артык мохтаҗ һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ай саен азык-төлек җыелмалары алачак, дип хәбәр итә «Ярдәм» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Активистларга «Тормыш юлы» акциясендә катнашырга теләүче һәркем ярдәм итә ала.