Укулар пенсия фондының барлык бүлекләрендә 9-13-нче ноябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Волонтерлар пенсионерларга билгеләнгән барлык социаль түләүләр турында сөйләячәк, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчерү турында гариза тапшыруны һәм билгеләнгән пенсия турында белешмәне өйдән чыкмыйча гына ничек алырга икәнен аңлатачак.
Моннан тыш, үзиреклеләр булачак пенсионерларга шәхси счет торышы турында өземтә белән ничек танышу һәм булачак пенсионер статусына ия булу турындагы белешмәне ничек алу турында сөйләячәкләр. Гаилә парлары ана капиталы белән эш итүгә гаризаны ничек бирергә икәнен белә алачак, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.
Уку республика пенсия фондының барлык идарәләрендә клиент хезмәтләренең кабул итү залларында урнаштырылган кунак компьютерларында узачак. Бүлекләрнең эш графигына туры китереп, теләсә кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.