Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2020, 16:12

Эшсезлек буенча хисапка казанлылар онлайн режимда баса алачак

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында хисап язмасын күпфункцияле үзәктә, Пенсия фонды бүлекләрендә яки «Ак Барс» банкында раслатырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Ксения Швецова). Казанлылар дистанцион рәвештә, онлайн режимда эшсезлек буенча хисапка баса һәм «Россиядә эш» порталы аша пособие түләүләрен рәсмиләштерә алачак. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтында расланган хисап язмасы кирәк - бу Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында өченче дәрәҗә. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр итте.

Хисап язмасын булдыру өчен алдан дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узарга һәм өч учреждениенең берсенә: КФҮ офисларына, Пенсия фонды бүлекчәләренә яки «Ак Барс» банкы бүлекчәләренә паспорт һәм СНИЛС белән мөрәҗәгать итеп, хисап язмасын раслатырга кирәк, дип искәртте Р.Ханнанов.

Бу учреждениеләргә керү өчен цифрлы пропуск алырга, цифрлы пропусклар системасында теркәлү узу өчен 2590 номерына смс-хәбәр җибәрергә һәм чыгу өчен код алырга кирәк. Шулай ук теркәлү вакытында алынган код аша порталдагы шәхси кабинетка керергә мөмкин.

«Цифрлы пропусклар системасында өйдән чыгу өчен унынчы максат өстәлде - КФҮ офисларына һәм Пенсия фонды бүлекләренә бару. Бу учреждениеләр бары тик алдан электрон язылу буенча гына, чиратсыз эшләячәк, - дип өстәде Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы.

Бүгенге көндә «Ак Барс» банкы бүлекчәләренең актуаль исемлеген банк сайтында һәм дәүләт хезмәтләре сайтында карарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 15 мең ирекле вакансия игълан ителгән.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына электрон хезмәтләр алганда ярдәм итәргә чакырды. «Бүген күп өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек алгоритмнары үзгәрде, шәһәр халкы өчен яңа кагыйдәләрне төгәл һәм ачык итеп язарга кирәк. Әгәр дә кешеләр теге яки бу ситуациядә нәрсә эшләргә, кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белсәләр, бүген аларның эләккән шартлар аркасында чыккан ачулары берникадәр басыла төшәчәк», - дип ассызыклады Мэр.

Шәһәр башлыгы шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф, кулланучылар базары һәм шәһәр хуҗалыгының башка өлкәләре белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булганда, таянырга мөмкин булган конкрет кагыйдәләрне уйлап бетерергә кушты.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 13.04.2020
Видеорепортаж
13.04.2020 12:29
Барлык яңалыклар