Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2020, 21:07

«Мин күкне сайлыйм» Казан өстендә автографлар калдырды

Авиация тамашасы вакытында һавага 30-лап һава судносы күтәрелде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды. Шәһәр халкы һәм кунаклары һава судноларының күрсәтмә очышларын, «Стрижи» пилотаж төркеменең күрсәтмә очышларын, шулай ук югары пилотаж буенча Россия һәм Европа чемпионнары - «Беренче очыш» төркеменең чыгышын күрә алды.

Авиация тамашасы вакытында һавага 30-лап һава судносы күтәрелде, шул исәптән Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, Россия ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы, «Казан вертолет заводы» ачык акционерлык җәмгыятенеке. Алар 300-дән 800 метрга кадәр биеклектә очып үттеләр. Авиатамашада катнашучылар арасында гражданнар авиациясенең һава суднолары, Ту-160 «Ак аккош», Ту-95 һәм Ту-22М3 ракета йөртүчеләре бар иде. Тамашачылар шулай ук Ан-2 самолетларыннан парашютчылар сикерүен күрә алды.

Пилотаж төркемнәре чыгышлары тамашачыларны аеруча сокландырды. Атаклы «Стрижи» алты МиГ-29 истребителендә 700-800 км/сәг тизлек белән югары пилотаж фигураларын күрсәтте, истребительләр арасындагы ераклык нибары бер метр гына иде. Югары пилотаж буенча Россия һәм Европа чемпионнары - «Беренче очыш» төркеме - күктә «100 ел ТАССР» һәм «Мин күкне сайлыйм!» дип язды. 80 метрга якын биеклектәге тамгалар махсус автоматлаштырылган система ярдәмендә күктә «бастырылды».

Җәйге программа белән параллель рәвештә Касә мәйданчыгында байк-тамаша узды, шулай ук 16 авиация предприятиесенең өр-яңа эшләнмәләре турында күргәзмә эшләде. Шулай ук казанлылар төрле материаллардан самолетлар модельләрен ясарга, парашют җыярга өйрәнә алды, ә «Стрижи» пилот төркеме чатырында казанлылар үзләрен виртуаль чынбарлык күзлекләре ярдәмендә һөнәри пилотлар урынында тоя алды.

Бәйрәм шәһәрнең иҗат коллективлары, җирле артистлар һәм кавер-төркемнәр катнашында концерт белән дәвам итте.

Авиация бәйрәмендә санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Чарага керү вакытында һәр кешенең температурасын үлчәделәр, битлек һәм перчаткалар бирделәр. 

Исегезгә төшерәбез, быел традицион бәйрәм Россия авиациясенең 100 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казан вертолетлар заводына нигез салынуның 80 еллыгына багышланды. Чара ел саен берничә дистә мең кешене җыя, алар арасында авиация тармагы белгечләре һәм ветераннары, студентлар, мәктәп укучылары, Казан халкы һәм кунаклары бар.
Фоторепортаж
Казанда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды, 25.07.2020
Барлык яңалыклар