Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2020, 17:32

Казанда «Игелекле эшләр көне» фонды юристы гаилә мәсьәләләре буенча түләүсез кабул итәчәк

Казанлылар аерылышу, мөлкәт бүлү, никах килешүе, балалар һәм алиментлар турында бәхәсләр, аталыкны билгеләү белән бәйле сораулар бирә алачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). 25-нче сентябрьдә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды юристы Казанда гаилә мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк.

Ай саен гаилә-хокук бәхәсләрендә практика тәҗрибәсе булган белгеч, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова бушлай юридик консультацияләр үткәрә. Казанлылар аерылышу, мөлкәт бүлү, никах килешүе, балалар һәм алиментлар турында бәхәсләр, аталыкны билгеләү белән бәйле сораулар бирә алачак.

Халыкны кабул итү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 («Яхшы куллар» хәйрия склады) адресы буенча узачак. Юрист консультациясен алу өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар