Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2019, 12:03

Агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстанда хайваннар арасында котыру чиренең 14 очрагы теркәлгән

2015 елда Татарстанда кешеләрнең соңгы чирләү очрагы теркәлгән – ул Гоадан кайтарылган булган.


(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Соңгы елларда Татарстанда хайваннар арасында котыру чирләре шактый кимеде. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев белдергәнчә, агымдагы елның 8 аенда республикада хайваннарны әлеге вирус белән зарарлауның 14 очрагы теркәлгән. 2015 елда Татарстанда кешеләрнең соңгы чирләү очрагы теркәлгән – ул Гоадан кайтарылган булган.

Котыру - үзәк нерв системасының авыр зарарлануы белән характерлана торган кискен вирус авыруы. Вирус хайван селәгәе белән нерв тәмамлануга күчә һәм баш мие кабыгына җитә, ул бөтен нерв системасын зарарлый һәм 100% очракта үз вакытында дәваланмаган очракта үлемгә китерә, дип искәртте Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең Территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.

«Котыру чире барлык илләрдә һәм барлык континентларда да очрый. Җирдә 10 минут саен әлеге куркыныч чирдән бер кеше үлә. Моннан 10 ел элек кенә Россия территориясендә ел саен хайваннарның котыру авыруы белән чирләвенең 4 меңнән артык очрагы теркәлгән иде. Хәзер бу сан кимеде, әмма вирус һаман да Россиянең күп кенә субъектлары өчен актуаль, шул исәптән Идел буе федераль округы өчен дә, - дип сөйләде журналистларга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Әйтик, 2019 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Россиядә терлекләр котыру белән авыруның 807 очрагы теркәлгән, шул исәптән 197 очрак – Идел буе федераль округы буенча. Округта авырулар буенча беренче урында - Удмуртия, анда 37 очрак ачыкланган. Татарстан әлеге исемлекнең бишенче баскычын алды, биредә 14 очрак теркәлгән. «Чир йоктырган хайваннарның иң күп саны – 373-е - Татарстанда 2009 елда теркәлгән, 2015 елда бу күрсәткеч 317-гә кадәр кимегән. 2015 елдан соң кимү күзәтелә», - дип билгеләде А.Козлов.

Агымдагы елда котыру авыруы республиканың 11 муниципаль районында теркәлгән. Авыру табигый-чыганак характерына ия, ә аның төп таратучысы – кыргый җәнлекләр, нигездә төлкеләр, янутсыман этләр, бүреләр һәм башкалар. «Төлкеләр котыру чире вирусына бик сизгер һәм тиз арада бу инфекцияне эләктерәләр, ә тыныч кына аны 275 көн дәвамында күчерә алалар», - дип ассызыклады спикер.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, котыру чире кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләр бишлегенә керә һәм дәүләтләргә иң зур икътисади зыян китерә. Луиза Борисова сөйләгәнчә, дөньяда ел саен котыру чиреннән 60 меңгә якын кеше үлә, шуларның 30 меңнән артыгы – Азия дәүләтләре – Кытай, Үзәк Азия илләре, Һиндстан вәкилләре. «Россия кешеләрнең зарарлану куркынычы уртача булган илләргә карый. Соңгы 19 елда илдә 193 кеше авырган. Татарстанда соңгы очрак 2014 елда теркәлгән, вирусны Гоадан йоктырып кайтканнар», - дип хәбәр итте Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы.

Ул шулай ук соңгы елларда республикада авырып китүче авыл хуҗалыгы терлекләренең саны артуын ассызыклады. Табигать белән элемтә активлашуы фонында кешеләрнең инфекция белән авыру куркынычы да сизелерлек арта. Ел саен Татарстанда яшәүчеләргә 10 меңгә якын зыянны хайваннар китерә (тешләү һәм тырнау юлы белән). 2019 елның 8 ае эчендә 8 меңнән артык зыян күрү очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24%-ка күбрәк.

«Хайваннардан теләсә нинди зыян килгән очракта, кичекмәстән травмпунктка яки поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә антирабик ярдәм күрсәтәчәкләр - яраларны юдырачаклар һәм эшкәртәчәкләр, антирабик вакцина һәм кирәк булганда иммуноглобулин кертәчәкләр, прививкалардан баш тартканда үлем куркынычы бик югары, дип өстәде спикер.

Вакцинация курсы шартлы һәм шартсыз булырга мөмкин. Бит, баш, муен, бармак, касык өлкәсе зыян күргән очракта, алты тапкыр прививкалар курсы билгеләнә, аны, кирәкле интервалларны үтәп, 90 көн эчендә тәмамларга кирәк. Билгеле терлекләргә зыян килсә, аны 10 көн эчендә ветеринар күзәтергә тиеш. Әгәр ул сәламәт булып чыкса, кешегә өч прививкадан торган шартлы вакцинация курсы билгеләнә.

Луиза Борисова, чит илдә булганда, зыян күргән кешегә шундый ук медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш, Россиягә кайтканда вакцинация курсын дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады.

Йорт хайваннарына килгәндә, хуҗаларына аларны ветеринария клиникаларында теркәргә һәм ел саен котыру авыруына каршы прививка ясарга киңәш итәләр. Ә җәмәгать урыннарына барганда, хайваннарны кыска гына бауда тотарга кирәк. Табиблар шулай ук сукбай хайваннарны тотарга, сыйларга, кулга алырга ярамый дип җиткерә.

Барлык яңалыклар