Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2021, 09:46

Узган атна эчендә Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7,4 меңнән артык чакыру үтәде

Бәхетсезлек очракларына табибларны 720 тапкыр чыкыртканнар

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Узган атна эчендә, 11-нче гыйнвардан башлап 17-нче гыйнварга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7 мең 434 чакыру үтәде, шуларның 889 очрагы җәмәгать урыннарына.

Иң күп чакырулар саны, 6647, төрле авырулар сәбәпле башкарылды. Шуларның 177-сенә – баш мие кан әйләнешенең бозылулары, 57 чыгуга көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 67 тапкыр чыккан.

 

Бәхетсезлек очракларына табибларны 720 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 27 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан кабул ителгән. Аварияләрдә 22 кеше зыян күргән, 7 зыян күрүче дәвалау учреждениеләренә озатылган, бер кеше вафат булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм хезмәте 21 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, анда 3 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Барлык яңалыклар